+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Нык үзгәрдеммени?

 Дилә Нигъмәтуллина борынына пластик операция ясатты. Шуннан соң аны танымый башлаганнар.

Нык үзгәрдеммени?Нык үзгәрдеммени?
Нык үзгәрдеммени?
Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйләде.

«Дуслар, «Татмедиа»га килгән идем. Мине беркем танымый. Карап торалар, кем икәнлегемне аңлый алмыйлар.

Әле генә Ризат Рамазанов белән очраштык. Ризат та миңа сәер итеп карап тора. «Мин – Дилә», - дигәч кенә барысын да аңлап алды.

Мин шокта. Шул дәрәҗәдә үзгәрдеммени, дуслар?», – дип сораган ул язылучыларыннан.

Дилә Нигъмәтуллинаның борынына септопластика ясатуы турында язган идек. Чыннан да, нык үзгәргән кебек. Сезгә ничек?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас