+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!

Уфада Язучылар йортында Татарстан әдипләре белән очрашу узды.

Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!

Уфада Язучылар йортында бик матур чара узды – ут күршеләребез, Татарстанның бер төркем язучылары Башкортстандагы каләмдәшләре белән очрашты. Шигърият бәйрәме якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яше уңаеннан оештырылды. Әдип белән бергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, күренекле шагыйрь, язучы Марат Кәбиров килгән иде.


Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Шоңҡар" журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның элекке мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов, шагыйрьләр Мөнир Вафин, Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәриә, Зөлфия Ханнанова һәм башка язучылар, әдәбият сөючеләр, студентлар катнашты.

Айгиз Баймөхәммәтов бу очрашуның дулкынландыргыч булуын, ике республика язучыларының да бер максатта иҗат итүен әйтеп, якташыбыз – Рәдиф Гаташны Уфадагы Язучылар йортында күрүгә бик шат булуын белдерде, шагыйрьгә иң җылы теләкләрен җиткерде.
Ркаил Зәйдулла 85 яшен билгеләгән әдипнең иҗаты хәйран калдыруын, аның бүген дә соклангыч газәлләр язуын билгеләде. Кадим Аралбай, Газинур Морат, Марат Кәбиров һәм башка шагыйрьләр тәбрикләү сүзләрен иҗади күчтәнәчләре белән үреп сөйләде.
Иң җылы чыгышларның берсе Рәдиф Гаташның яшьлек дусты – Тәлгать Сәгыйтовныкы булгандыр, мөгаен. Ул студент елларын искә алды, яшьлектәге матур хәтирәләрен барлады.


Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, шагыйрә Альбина Хәлиуллина, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина шагыйрь иҗатына байкау ясап, аның шигырьләрен студентларның бик яратуын билгеләде.
Җылы очрашу шигырь сөйләү, шаян истәлекләрне барлау, үзара фикер алышу, киләчәккә матур ниятләр кору белән үрелеп барды.
Рәдиф Гаташ очрашудан бик канәгать калуын, каләмдәшләренә чиксез рәхмәтле булуын белдерде.


Чараның бик матур оештырылуын да әйтергә кирәк, бәйрәм программасы Рәдиф Гаташның шигырьләрен кулланып, аның тормыш һәм иҗат юлларына байкау ясап оештырылган иде. Сценарий авторы – Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова.
Очрашуны югары осталыкта Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Динар Тимершәехов һәм Эльвира Бигалиева алып барды.

 

Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Туган җир – шушы гүзәл җыр, ә җыр җанга дәва ул!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас