+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Дус булып калыр идем"

Илмира Нәгыймова  элекке ире Русланны хөрмәт итүе турында белдерде.

"Дус булып калыр идем""Дус булып калыр идем"
"Дус булып калыр идем"
Ул аның белән дуслар булып яшәргә теләве турында әйтә. Илмира Русланның соңгы вакытта биргән әңгәмәләрендә үзе һәм Марат Яруллинга кагылышлы ситуация турында бер сүз дә әйтмәвен чын ирләрчә адым дип бәяли, дип яза "Интертат".

"Дуслар, мин шокта. Элекке ирем интервьюларында миңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Зур хөрмәтем аңа. Мин киресенчә булыр, алар икесе берләшеп, миңа каршы чыгарлар дип уйлаган идем.

Молодец. Әлбәттә, кире кайтулар булмаячак, ләкин мин аның белән дус булып калыр идем. Чөнки уртак балаларыбыз бар. Мин шокта. Ул барлык сорауларга да дөрес җавап биргән. «Бу хакта ишетәсем дә килми, берни белмим», – дигән. Лаеклы ир-ат шулай җавап бирергә тиеш. Мин кеше белән юкка гына ун ел яшәмәгәнмен икән", – ди Илмира.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас