+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!

28-30 майда үтәчәк “Китап-байрам” ярминкәсендә һәркем, яшенә карамастан, үзенә мавыктыргыч шөгыль, бихисап фәһем, кызыклы мәгълүмат таба алачак. Бүген Уфада “Китап” кибетендә үткән матбугат конференциясендә Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина республикабызда дүртенче тапкыр узачак бу халыкара ярминкәдә һәркемгә күңелле мизгелләр вәгъдә итте.  

Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!
Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!

Наталья Лапшина билгеләвенчә, быел китап бәйрәменең төп юнәлешләре Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән «Русия халыклары бердәмлеге елы», «Башкортостанда зур һәм тату гаилә елы», шулай ук патриотизм, тарихи хакыйкатьне саклау, илебез тарихын өйрәнү темалары булачак. Алар чараларда, авторлар һәм блогерлар белән очрашуларда, ярминкәнең мәдәни өлешендәге концерт программаларында чагылыш табачак.

- Быелгы ярминкәбезнең үзенчәлеге - чарада Башкортстанның барлык районнары колачланачак. Бу уникаль тәҗрибә, чөнки гадәттә ярминкәләр эре шәһәрләрдә уза, - диде спикер. - Мондый принцип узган ел шәһәр мәдәнияте көнендә беренче тапкыр кулланылды, һәм быел без китап ярминкәсен дә шул рәвешле уздырырга булдык. Бу килүчеләрне балалар һәм яшьләр өчен мәгърифәтчелек чаралары белән колачларга, шулай ук урындагы мәдәнияткә, әдәбиятка һәм үзебезнең авторларга игътибар итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күп кенә районнарда Язучылар берлегенең бүлекләре һәм һәр районның үз туган якны өйрәнүчеләре, шагыйрьләре һәм авторлары бар.

Мәдәният министры урынбасары мәгълүмати командага уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Без бергәләп мәгълүмат киңлеген формалаштырабыз, һәм бер генә вакыйга да сезнең ярдәмнән башка булмаячак, - дип билгеләде Наталья Лапшина. - Узган елгы нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, быел да шундый ук дус һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам. Ярминкә - күп катламлы һәм күпкырлы процесс, ул барлык яшьтәгеләргә, шәһәр халкының һәм кунакларының категорияләренә кадәр җиткерелергә тиешле зур күләмле мәгълүмат таләп итә.

Гомумән, китап ярминкәсендә быел 360тан артык чара көтелә. Мәсәлән, үзебезнең республика язучылары белән очрашулар, китап презентацияләре. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина сөйләде. Ул өч телдә – урыс, башкорт, татар телләрендә иҗат итүчеләрнең әдәбият сөючеләр белән ярминкә кысаларында аралашачагын белдерде.

Башкортстан “Китап” нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова билгеләвенчә, быел да чит төбәкләрдән кунаклар, төрле нәшрият вәкилләре килүе көтелә. Башкортстан нәшрияты үзе милли класик әдәбиятны урыс телендә туплаган җыентык презентациясе әзерли.

Әлбәттә, республикабызның барлык музейлары һәм китапханәләре дә киңкүләм чарадан читтә калмаячак. Аларның һәркайсы матур программа, фәһемле чара әзерләгән.

Уфада өч көн дәвамында иртәнге уннан кичке унга кадәр күпкырлы программа көтелә. Китап сөючеләр төрле тематик зоналарда яңа ачышлар ясаячак, әдәбият дөньясындагы яңалыклар танышачак, искиткеч иҗади мохит дөньясына чумачак.

Беренче көн Халыклар бердәмлегенә багышланачак, икенче көнне игътибар традицион гаилә кыйммәтләренә юнәлтеләчәк, ә ярминкәнең соңгы көне Русия тарихына, хәтеренә һәм үткәненә хөрмәт күрсәтүгә багышланачак.

Автор фотолары.

 

Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!
Китап бәйрәменә гаилә белән килегез!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас