Популяр артистларның чыгышлары өчен бәяләрне блогер Олеся Лесная ачты.
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев - 500-750 мең сум (команда белән чыгыш, 22 кеше). Артист туган якларында бушлай чыгыш ясаячагын искәртте.
Руслан Кираметдинов - 50 мең сумнан.
Ләйлә Галиева - 200 мең сумнан. Шул ук вакытта җырчы көненә берьюлы өч сабантуйда чыгыш ясаса, ташлама ясарга мөмкин, дип ачыклык кертте.
Алсу Фазлыева - 300 мең сумнан башлана.
Илмира Нәгыймова - 250 мең сумнан.
Әлфинә Әзһәмова - 500 мең сумнан. Сумма зур, чөнки күптән түгел чыккан җыр хәзер трендта, дип билгеләде ул. Исегезгә төшерәбез, Әзһәмова һәм Элвин Грей аның «Онытмаган» җырын заманча аранжировкада яңарттылар, һәм ул хит булды.
Фото:"Kazanfirst"