+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Нефтекамада дәүләт филармониясе бинасы яңартыла

Бүген Нефтекамага эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр филармониясендә булды һәм мәдәни объектны капиталь ремонтлау барышы белән танышты.  

Нефтекамада дәүләт филармониясе бинасы яңартылаНефтекамада дәүләт филармониясе бинасы яңартыла
Нефтекамада дәүләт филармониясе бинасы яңартыла

Эшләр «Гаилә» гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарыла.
Биредә түбәне ремонтлаганнар, фасадны яңартканнар, витражларны алмаштырганнар һәм бинага керү урынын, холлны, гардеробны тәртипкә китергәннәр.
Шулай ук тышкы яктан яктырту эшләрен башкарганнар, күтәрмәне гранит белән тышлаганнар, ян-тирәдәге биләмәне төзекләндергәннәр.

2026 елга тамаша залын алмаштыру, электрны җыю, бүлмәләрне бизәү эшләре, вентиляция корылмаларын модернизацияләү планлаштырыла.

Филармония җитәкчелеге белән бергә Радий Хәбиров учреждениене арытаба үстерү, шул исәптән концерт мәйданчыгын өстәмә коралландыру мәсьәләләрен тикшерде.
Барлык эшләр төгәлләнгәннән соң, яңартылган филармония республиканың төньяк-көнбатышында тагын да бер заманча мәдәни мәйданчык булачак, дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас