+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Шомырт чәчәк атканда искә төшәсең...

Популяр җырлар авторы Венера Мәхмүтова үзенең сәхифәсендә мәрхүмә җырчы  Эльмира Сөләйманованы искә алган.

Шомырт чәчәк атканда искә төшәсең...Шомырт чәчәк атканда искә төшәсең...
Шомырт чәчәк атканда искә төшәсең...

Бу хакта "Интертат" язган.

"Шомыртлар чәчәк ата башлаганда Эльмира Сөләйманованың безнең өй каршындагы шомырт буенда төшкән рәсеменә карыйм... Үзәк өзелә... Юклыгына йөрәк әле дә күнми… Ул җырлаган «Йөрәгем күнми» дигән җырымдагы кебек… 6 җыры чыкмый калды… Аларны инде мин сандыкка бикләп куйдым… Тик ул гына җырлаячак, дигән җырлар иде алар… Аның белән күпме хатирәләр, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләр… Бездә кунак булулары, бергә концертларын оештырып, аннан таң каршылаулар… Серләре минем йөрәккә бикләнгән килеш калды… Табигатьнең гүзәллегенә соклана иде ул...

«Әти диеп әйтә алмадым» (Н. Сөләйманов көе). Ничек итеп башкара иде ул аны… Бу җыр икебезнең дә тормышыбызга кагыла иде шул… Соңрак «Булмады» дигән җырымны сайлап алган иде, башкарырга гына өлгермәде… Җил тарата шомырт чәчәкләрен, тик таратмый күңелләрдә булган сагышларны… Тик төзәтми югалтулар салган тирән яраларны… Искә алып язуым рухына дога булып ирешсен иде", - дип язган Венера Мәхмүтова.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас