+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ачык диалог һәм иҗат киңлеге

Башкортстан соңгы берничә елда илкүләм мәдәни чаралар үткәрү үзәгенә әверелде

Ачык диалог һәм иҗат киңлегеАчык диалог һәм иҗат киңлеге
Ачык диалог һәм иҗат киңлеге


Башкортстанда яңа мәдәни башлангычлар һәм эре проектлар шәхес тәрбияләүдән алып икътисади үсешкә кадәр стратегик максатларны тормышка ашыру өчен эшләнә.

“Хәзерге заманда нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора, – дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Мәдәниятнең чиге юк. Бу кешеләрне аларның гражданлыгына, милләтенә, диненә бәйсез рәвештә берләштерүче зур көч.
Республика — Русиядә “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда лидерларның берсе. Әлеге проект кысаларында бихисап эшләр башкарыла, чаралар үткәрелә.
Узган ел беренче тапкыр республика Башлыгы указы белән гамәлгә куелган “Урал-батыр” эпосы көне, Курай көне, Милли бию көне үткәрелде, алар тематик Милли кием көннәрен, Башкорт теле көнен дәвам итте. Яңа театр проектлары – балалар һәм яшьләр өчен “Колонсак” халыкара театр фестивале, “Курчак-фест” халыкара курчак театрлары фестивале булдырылды.
Бик күпләр яратып кабул иткән “Китап-Байрам” халыкара китап ярминкәсе быел да киң колач белән узачак. Шулай ук, Бөтенрусия балалар фольклориадасын һәм “Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” зур театр фестивален үткәрү күз уңында тотыла.
28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында “Китап-Байрам” IV халыкара китап ярминкәсе Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән узачак. Ул янә әдәбият сөючеләрне, нәширләрне һәм авторларны берләштерәчәк.
Берничә ел эчендә “Китап-Байрам” мәдәни диалогның әһәмиятле халыкара мәйданчыгына гына түгел, ә безнең илдә иң күп кеше йөри торган төбәк китап ярминкәсенә дә әверелде. Ярминкәгә ел саен Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән йөзләгән катнашучы җыела, ә килүчеләр саны дистә меңнәр белән исәпләнә. Башкортстан Республикасы ярминкәне уздыру йомгаклары буенча “Русиянең әдәби флагманы” статусына ия булды. Бу проектның федераль югарылыкта оештырылуын һәм әһәмиятен ассызыклый.
2025 елда Башкортстан Республикасының һәм Русиянең Китап берлеге хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. 2026 елда “Китап-Байрам” аның партнерлык ярдәме белән узачак, бу һөнәри программаны киңәйтү, әйдәп баручы нәшриятлар белән элемтәләрне ныгыту һәм проектның федераль катнашуын көчәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
“Китап-Байрам” – ул тере диалог, яңа ачышлар һәм илһам киңлеге. Өч көн дәвамында ярминкә мәйданчыгында көн саен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бай программа тәкъдим ителәчәк: тематик зоналар, китап яңалыкларын тәкъдир итү, язучылар һәм нәширләр белән очрашулар, автограф-сессияләр, дискуссияләр һәм бөтен гаилә өчен мәдәни чаралар.
Эшлекле һәм мәдәни программа кысаларында ярминкәнең һәр көне аерым тематик юнәлештә булачак: беренче көн – халыклар бердәмлегенә, икенчесе – традицион гаилә кыйммәтләренә, өченчесе – Русия тарихына, үткәннәрне искә алуга һәм данлауга багышланачак.
Быел мәгариф программасына аерым игътибар биреләчәк. Ул Русия “Белем” җәмгыяте катнашлыгында гамәлгә ашырылачак һәм экспозицияләр, ачык диалоглар, экспертлар белән очрашулар тәкъдим ителәчәк. Тарихи хәтер, гражданлык җаваплылыгы һәм илнең төп вакыйгаларын заманча аңлау мәсьәләләренә багышланган патриотик мәйданчык мөһим урын алачак.
2026 елда “Китап-Байрам” IV халыкара китап ярминкәсе Башкортстан Республикасының барлык муниципалитетларын колачлый – бердәм китап календаре шәһәр һәм районнарның төп вакыйгаларын берләштерә. Чараларга старт 27 майда, Гомумрусия китапханәләр көнендә биреләчәк, бу төбәк көн тәртибен федераль көн тәртибе белән синхронлаштырачак.
“Китап-Байрам” ярминкәсе мәдәни көн тәртибен формалаштыра, укуга кызыксыну уята һәм Уфаның Русиянең әдәби үзәге статусын ныгыта.
Әдәбиятны яратучыларны бу язның иң якты мәдәни вакыйгаларына кушылырга чакырабыз.
27 майдан 1 июньгә кадәр Русиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендә “Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” зур балалар фестиваленең махсус программасы узачак. Проект Президентның Мәдәни башлангычлар фонды, Русиянең Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.
“Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” махсус программасы кысаларында төбәктә спектакльләр, нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтү, язучылар һәм иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, шулай ук 60тан артык белем бирү чаралары узачак.
Уфа халкын һәм кунакларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән 8 спектакль һәм Башкортстан театрларының 6 спектакле көтә. Программаны Мәскәү Губерна театрының “Нәни принц” (12+) музыкаль әкияте ачачак. “Башкортостан” дәүләт концерт залы сәхнәсендә төп рольдә Русиянең халык артисты Сергей Безруков чыгыш ясаячак.
23-27 июньдә III Бөтенрусия балалар фольклориадасы узачак. Мәдәни форум илнең төрле төбәкләреннән меңнән артык яшь артистны кабул итәчәк.
Колачлы иҗади вакыйга – Бөтенрусия балалар фольклориадасы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Ул Русия Федерациясе халыкларының һәм этник бергәлекләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү бурычларын тормышка ашыруга, илдә балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән.
Беренче Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елда Чувашстан Республикасында узды, анда 76 төбәктән талантлы яшь катнашучылар җыелды. 2024 елда Татарстан үзендә кабул иткән икенче Фольклориада тагын да күбрәк катнашучыларны – Русиянең 80 субъектыннан меңнән артык яшь талантны берләштерде. Быел Бөтенрусия фольклор бәйрәменең төп чаралары Уфада узачак, ә төп сәхнә — Совет мәйданы булачак.
Бәйрәмнең программасы бай һәм төрле: балалар мавыктыргыч экскурсияләрдә, урындагы коллективлар белән иҗади очрашуларда һәм остаханәләрдә катнашачак. Чара кысаларында – фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары, “Халыклар дуслыгы” әйлән-бәйлән уены, шулай ук Уфа шәһәре паркларында концерт чыгышлары һәм башкалар.
Мәдәният тармагының берләштерелгән бюджеты, 2018 ел белән чагыштырганда, 1,7 тапкыр арткан һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча 15,4 миллиард сум тәшкил итә. Федераль бюджеттан җәлеп ителүче акчалар, 2018 ел белән чагыштырганда, 3,7 тапкыр арткан: 2025 елда 410,5 миллион сум җәлеп ителгән. Тармакның бюджеттан тыш керемнәре 2,4 тапкыр арткан: 2018 елда 722,6 миллион сумнан 2025 елда 1,737 миллиард сумга кадәр. Шулай ук “Пушкин картасы” программасында катнашу нәтиҗәсендә төбәккә 2025 елда 432,8 миллион сум җәлеп ителгән (Русия Федерациясе төбәкләре арасында 4нче урын).

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас