+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Искиткеч матурлык..."

Популяр җырчылар Илмира Нәгыймова һәм Гүзәл Уразова ял көннәрен Башкортстанда үткәрәләр.

"Искиткеч  матурлык...""Искиткеч  матурлык..."
"Искиткеч матурлык..."
Алар катамараннарда Бөрҗән районы территориясендә Агыйдел елгасы буйлап йөзә.

Җырчылар язылучылар белән уртаклашкан күпсанлы видеоларга караганда, ял күңелле уза. Видеоларның берсендә Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов белән Илмира Нәгыймова башкаруындагы моңлы җыр астында әкрен генә бии.

Зур һәм тату компания җыелган. Артистлар башкорт һәм татар көйләренә моңлана, җырлар җырлый, кымыз эчә һәм табигать матурлыгына соклана.

— Мин сокланам, шулкадәр матурлык күрдек, - ди Илмира Нәгыймова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас