+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Марат Яруллинга - зур бүләк

Башкортстанның атказанган артисты исемен алган җырчы Татарстанда да рәсми дәрәҗәгә лаек булган.

Марат Яруллинга - зур бүләкМарат Яруллинга - зур бүләк
Марат Яруллинга - зур бүләк

Марат Яруллинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе бирелгән.

«Кичәге концертымның иң көтелмәгән һәм дулкынландыргыч мизгеле — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дип аталган билгесе булды.

Министрлыкка әлеге зур бәя, игътибар һәм хөрмәт өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Бу бүләк минем өчен зур җаваплылык һәм тагын да илһамланып иҗат итәргә көч бирәчәк.

Ул минем генә түгел, җырга гашыйк булган зур гаиләбезнең уртак бүләге. Һәм ул гаиләнең әгъзалары — әтием-әнием, абыем-апам гына түгел, сез дә, кадерле тамашачыларым. Бу — безнең уртак җиңү, безнең уртак шатлык!

Алга — бергә! Мин сезнең ышанычыгызны һәрвакыт акларга тырышырмын», – дип яза ул каналында.

Фото: Марат Яруллин каналыннан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас