+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Балалы хатыннарның башын катырма!

Данир Сабировның Марат Яруллинга биргән киңәшен тәнкыйть утына тотканнар.

"Балалы хатыннарның башын катырма!"Балалы хатыннарның башын катырма!
"Балалы хатыннарның башын катырма!

Интернетта дөнья күргән видеода җырчы һәм юморист Данир Сабиров Марат Яруллинга гадәти булмаган бүләк - сары крокслар тапшыра.

- Син сары төсне яратасыңмы? Менә сиңа крокс. Бәлки, өйләнерсең? Яшь чакта өйләнергә кирәк, юләр чакта. Бу крокслар сине кәләшеңә алып барсыннар! Миләүшәгә өйләндем дә, һаман да интегәм, - дип шаяртты Данир.

Моннан тыш, Сабиров Яруллинга балалы хатыннарның башын катырмаска киңәш бирде.

- Сиңа яхшы хатын телим. Балалы хатын-кызны газаплау җитте - аларның тормышы болай да авыр, ә син аларның башларын катырасың. Үзеңә залдан бер кыз тап! - дип тәкъдим итте ул.

Мондый шаярулар барлык язылучыларга да ошамаган. Бигрәк тә хатын-кызларга.

"Без барысын да ишетәбез һәм күрәбез. Сезне зур аудитория карый. Димәк, балалы хатын-кыз бәхеткә лаек түгел, һәм яшьтәшенә кияүгә чыга алмый?"; "Хатын-кызны болай рәнҗетергә ярамый"; "Урынсыз шаярту"; "Ничек оят түгел сезгә!".

Бу хәлне Илмира Нәгыймова үзе дә шәрехләгән.

- Мин шок хәлендә. Менә сиңа ир! Мин, әлбәттә, кара юморны аңлыйм, әмма һәрнәрсәнең чиге бар, - дип билгеләде ул.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Илмира Нәгыймова Марат Яруллин белән дүрт ел бергә булуы турында хәбәр итте. Мөнәсәбәтләрдә кискен үзгәреш Илмира Яруллинның телефонында башка кызлар белән язышуларын тапкач була. Яңа елны бергә бәйрәм иткәннән соң аларның аралары өзелә.

Фото: видеодан скриншот.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас