+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иҗат чишмәләрен корытмыйк!

“Стәрлебаш чишмәләре” түгәрәгенең оешу тарихы һәм бүгенге хәле турында

Иҗат чишмәләрен корытмыйк!Иҗат чишмәләрен корытмыйк!
Иҗат чишмәләрен корытмыйк!


Данлыклы Стәрлебашның шифалы туфрагында туып үскән һәм исемнәре Башкортстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә билгеле булган күренекле якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Алар арасында халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт салучы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Дөрес, тарихы һәм мәдрәсәләре белән дан тоткан Стәрлебаш Яңавыл, Илеш районнары кебек профессиональ язучылары саны белән мактана алмый. Ике якташыбыз Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзалары булып торды. Алар сугыш ветераны, сатира-юмор остасы Фәйзи Гомәров һәм Башкортстанның Язучылар берлеге каршында оешкан татар берләшмәсенең тәүге җитәкчесе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас. Татарстан Язучылар берлегендә өч якташыбыз әгъза: Зәки Зәйнуллин, Рәфгать Рысаев һәм Хисаметдин Исмәгыйлев. Шуның тәүге икесе бакыйлыкка күчте. Башка иҗат әһелләре арасында Зиннәт Галимов, Равил Гозәеров, Мариус Максютов, Флүрә Сәлимова, Зөлфия Гыйзетдиноваларны атарга була. Аларның да кайберләре бакыйлыкка күчте.

“Стәрлебаш чишмәләре” иҗат түгәрәгебез 2006 елда атаклы якташыбыз Зәки Зәйнуллин тәкъдиме белән оештырылды һәм уңышлы гына эшләп китте. Түгәрәк оештырырга җирлек бар иде, чөнки 1994 елда ук барлыкка килгән Мифтахетдин Акмулла фонды районда язышкан каләм ияләрен үзенең янына туплаган иде инде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге тәүге премия 1995 елда районның Хәлекәй авылында туып-үскән шагыйрь, язучы һәм журналист Фәйзи Гомәровка бирелде. Икенче елны иҗатында якташлары тормышын киң яктырткан өчен язучы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллинга тапшырылды. Бүгенге көндә әлеге премия ике дистәдән артык кешегә һәм өч коллективка тапшырылган. Лауреатлык исемен яулаучылар әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Нәсерләр остасы Флүрә Сәлимова (1997), замандашларына багышлап шигырьләр, чәнечкеле такмаклар, мәкаләләр, очерклар, хатирәләр, юморескалар язган Шәйхелислам Шәяхмәтов (1998), шигърияттәге поэтик табышлары өчен шагыйрь Мариус Максютов (1999), драма әсәрләре һәм сәнгатьтәге кабатланмас маһирлыгы өчен Шамил Рәхмәтуллин (2000), шигъри балкышлары өчен Рәфгать Рысаев (2002), тарихи язмалары өчен Нәгыйм Ярмөхәммәтов (2004), йотлыгып укылган чәчмә әсәрләре өчен Хисаметдин Исмәгыйлев (2006), шигърияттә яңа сүзе, поэтик образлары өчен Зөлфия Гыйзетдинова (2012) бу югары исемгә лаек булды. 2024 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия Карагыш авылында яшәп иҗат итүче мәгариф ветераны Нәсимә Әхмәтовага һәм чыгышы белән шушы авылдан булган, хәзер Уфада яшәүче Айгөл Юлъякшинага бирелде.
Иҗат түгәрәгенең тәүге җыелышы 2006 елның 24 ноябрендә район китапханәсендә узды. Анда 26 кеше катнашты.
Җыелыш карары белән иҗади оешманың идарә органы төзелде. Идарә рәисе итеп бертавыштан Фәүкать Котлышин, урынбасары итеп Наилә Гыйзетдинова, ревизия комиссиясе рәисе вазыйфасына Хисаметдин Исмәгыйлев сайланды. Түгәрәкнең җитәкчесе булып төрле елларда Наилә Гыйззәтуллина, Рәфгать Рысаев һәм Зөлфия Гыйзетдинова эшләде.
Тәүге җыелышта иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр өчен взнос кертелде, ул 1000 сумнан билгеләнде. Бу акча шушы оешмада әгъза булып торучыларның язмаларын китап һәм альманах итеп чыгаруга тотынылачак дип карар ителде. Чыннан да, бу акчаларга районда иҗат итүче каләм ияләребезнең әсәрләре тупланган берничә китап һәм альманах нәшер итүгә ирештек.
Тәүге көннән үк районыбызда булдырылган иҗат түгәрәге үзенең эшен бик тә актив башлап җибәрде. Район мәктәпләрендә укучы балалар белән очрашулар оештырылды. Бу кичәләргә язучылар бик теләп килеп, үзләренең әсәрләрен укыдылар, балалар өчен әсәрләр иҗат итүчеләр артты. Мәктәп балалары да бу җәһәттән зур тырышлык күрсәтеп, концерт номерлары әзерләделәр. Мондый кичәләргә олылар да яратып килә иде. Мондый зур кичәләргә Елембәт авылы клубында үткәрелгән чара башлангыч бирде. Шундый кичәләр үткәрү нәтиҗәсендә мәктәп балалары да иҗатка тартыла башлады. Мондый очрашулар Стәрлебаш районы үзәгендәге мәктәпләрдә дә оештырылды. Бу мәктәпләрдә язучылар үзләренең әсәрләрен уку белән генә чикләнмичә, музыка коралларында уйнап, һөнәрләрен күрсәттеләр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, балалар белән очрашуда Яңгырчы авылында яшәүче оста гармунчы Рифат Кәримов та гел теләп катнашты.
Тора-бара иҗат түгәрәге әгъзалары барча мәктәпләр белән дә ныклы бәйләнеш булдыруга иреште. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән сөйләшеп, мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр оештырылды. Кызганыч, соңгы елларда бу эшләр сүлпәнәйде... Иҗатчыларыбыз да өлкәнәеп, һәркем үз “оясына” кереп бикләнде. Районда Язучылар берлегендә әгъза булучылардан бер мин генә калдым. Соңгы елларда иҗатларыбызны туплап китаплар һәм альманахлар чыгару да тукталды. “Стәрлебаш чишмәләре” коруга бара. Корымасын өчен чишмәнең башын ачып, тазартып торырга кирәк, бу очракта балаларның туган телен белүе, хакимиятнең урындагы каләм ияләрен дәртләндерүе һәм барыбызның да активлыгы сорала.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Стәрлебаш районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас