+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәхәббәтне ничек сакларга?

Танылган җырчы Зәйнәп Фәрхетдинованың җавабын тыңлап карыйк.

Мәхәббәтне ничек сакларга?Мәхәббәтне ничек сакларга?
Мәхәббәтне ничек сакларга?
Күптән түгел «Интертат» хәбәрчесе җырчы белән сөйләшеп алган.

"- Зәйнәп апа, еллар буе бергә булып, арада булган яратуны һәм мәхәббәтне ничек сакларга?

- Бер булса, була инде ул. Беләсеңме, хәзер яшьләргә ничек кирәк: килде, күрде, гашыйк булды. Кеше шунда ук ошарга һәм гел шундый булып калырга тиеш. Әгәр алай булмаса, яшьләр араны өзә дә ташлый. Кешенең кайбер сыйфатларын күрми дә калырга була, ә алар тора-бара ачыла. Кайвакыт кешегә киңәш бирү, төзәтү аны яхшы якка үзгәртә. Шундый мизгелләрне исәптә тотып, бер-береңә сабыр булырга кирәк. Без үзебездә булмаган сыйфатлар булган кешене сайлыйбыз. Шул сыйфатларны күрә белү, күрә белергә тырышу ул – тормышның төп кагыйдәсе. Эзләнергә кирәк. Без бит ризык сайларга яратабыз, ашка тозны да артыгын салмыйбыз.

- Сез Зөфәр абый белән скандалларсыз, тыныч, матур гына яшәүче парларның берсе.

- Скандалларсыз дигәндә инде, төрле чак булган бар. Килешеп бетмәгән әйберләр дә булгалады. Без сәхнә кешеләре, кызулык, эмоциональлек тә бар. Эмоцияләргә юл куярга ярамый, аларны тоткарларга кирәк. Ә яшьлектә андый чакларсыз булмаган инде ул. Бер абынасың, бер сөртенәсең, бер янасың, бер көясең, ә аннары тынычланасың. Андый мизгелләр тормышта күп булды..."

Тулырак: https://intertat.tatar/news/zainab-farxetdinova-zofar-belan-ber-berebezne-bik-konlibez-5879443
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас