+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Сергей Безруков белән очрашты

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Горький исемендәге МХАТның сәнгать җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Сергей Безруков белән очрашты.

Радий Хәбиров Сергей Безруков белән очраштыРадий Хәбиров Сергей Безруков белән очрашты
Радий Хәбиров Сергей Безруков белән очрашты



Көн тәртибендә - Уфада 27 майдан 1 июньгә кадәр «БДФ кайтавазы» зур балалар фестиваленең махсус программасын үткәрү.
Радий Хәбиров Башкортстанда фестиваль үткәрү башлангычы өчен Сергей Безруковка рәхмәт белдерде.

Сезнең килүегезгә бик шат. Мондый проект өчен рәхмәт - без аны уйлап та тормыйча хупладык. Безнең республикада Сезне зур артист буларак яраталар, хөрмәт итәләр. Ә фестивальнең темасы бик игелекле һәм мөһим - ул балаларга һәм аларның талантларына багышланган, - дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.


Сергей Безруков республика җитәкчелегенә башлангычны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм «БДФ кайтавазы» балалар өчен зур фестивальнең дәвамы булды, аның кысаларында тугыз ел дәвамында яшь аудитория өчен иҗади проектлар гамәлгә ашырыла, дип сөйләде.
- Ел саен без балалар өчен булдырылган иң яхшы әйберләрне җыябыз. Мондый искиткеч куелышларны Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына күрергә тиеш түгел. "БДФ кайтавазы" махсус программасы идеясе шуннан туды. Бу еллар эчендә фестиваль күп төбәкләрдә булды - Калининградтан алып Камчаткага кадәр. Һәм, ниһаять, сезнең искиткеч республикага барып җиттем, - диде Сергей Безруков.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, программа спектакльләр, кино һәм анимация күрсәтүне, шулай ук колачлы мәгърифәт блогын үз эченә ала.

- Бу куәтле культура десанты. Спектакль һәм фильмнардан тыш, без балалар, педагоглар һәм мәдәният учреждениеләре белгечләре өчен белем бирү программаларын алып киләбез, - дип ассызыклады Сергей Безруков.

Фото: башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас