+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
28 Май , 02:35
"Авыл көтүен куа-куа янып беттек"
Фирдүс Тямаев Андрей Малаховта кунакта булган – «Россия 1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән.
"Авыл көтүен куа-куа янып беттек"
Җырчы барысын да тәмле чәк-чәк белән сыйлаган һәм, иң мөһиме – федераль телеканалда татарча җырлаган, дип яза "Интертат".
Фирдүс тапшыру алдыннан сторислар төшергән, ничә еллар сәхнә тотуына карамастан, үзенең бераз каушавын да яшермәгән. «Бераз дулкынланам, чөнки иң шәп тапшыруларның берсенә килдем. Урысча сөйли белмәгәнгә дә каушыйм. Тик сез көлмәгез. Көлмәгез, абзагыздан. Урысча белмәгәненнән көләргә ярамый», – ди ул.
Тапшыруны чыгаручылар алдан җырчының туган яклары Норлатка килеп видеолар да төшергән. «Авылда, 40 градус эсседә авыл көтүен куа-куа янып беттек. «Китәләрме болар бүген, юкмы?» – дип әни утыра. Кичке унга кадәр төшердек. Нык шәп булды», – дип көлә-көлә сөйли җырчы ул хакта да.
Тапшырудан соң да Фирдүс, язылучылары белән элемтәгә чыгып, барысының да әйбәт узуын әйтте.
«Аллаһка шөкер, тапшыру тәмамланды. Без тапшыруда үз җырларыбызны җырладык. «Сандугач»ны татарча-русча һәм «Алдама»ның бер куплетын башкардык. Баянда тагын җырламакчы идек, вакыт кысанрак булды. Болай матур булды, бүләкләр бирдек.
Барыгыз да матур теләкләр язгансыз, хәерле юллар теләгәнсез. Тапшыруга чакырулары белән горурланабыз, дигәнсез. Мин бик хисле кеше, һәр комментариегызны укып бардым. Барыгызга да Аллаһның рәхмәтләре яусын. Бик күңелле, бик матур булды, ләкин арылды», – ди Фирдүс.
Тулырак:
https://intertat.tatar/news/abzagyzdan-kolmagez-firdus-tyamaev-malaxov-alyp-ara-torgan-tapsyruda-kunak-bulgan-5879510
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"