+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде

Бүген Уфада үтүче «Китап-байрам» IV халыкара китап ярминкәсе кысаларында Башкортстанның “Китап” нәшрияты кибетендә Русия халыкларының классик әсәрләрен берләштергән киңкүләм төбәкара проект - «Сила в единстве» китабының презентациясе үтте.  

“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде
“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде

Чарада китап бәйрәменә килгән төрле төбәк нәшриятчылары, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, “Китап” нәшрияты вәкилләре, әдәбият сөючеләр катнашты.

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов билгеләвенчә, төрле халык вәкилләре элек-электән барлык сынауларны бергәләп җиңгән, бу, чыннан да, көчнең бердәмлектә икәнен исбатлый. Әлеге басма да моның яхшы дәлиле.

“Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева бу киңкүләм проектның уртак хезмәт җимеше булуын әйтте, барлык нәшриятлар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Русия Китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев билгеләп үткәнчә, проект милли мәдәниятләрне саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән уртак нәшрият башлангычлары сериясен дәвам итә. Элегрәк хезмәттәшлек кысаларында Русия халыкларының милли киемнәренә багышланган календарь, шулай ук илнең төрле төбәкләрендәге милли аш-су турында басма чыгарылган иде инде. Хәзер проектта катнашучылар халык иҗатына мөрәҗәгать итте. Проектта Русиянең 24 республикасыннан нәшриятлар катнашкан.

Татарстан китап нәшрияты генеральный директоры Рөстәм Галиуллин бу искиткеч басманың дөнья күрүе белән тәбрикләп, аның укучылары күп булуын теләде һәм мондый басмаларның халыкларны берләштерүче көч тә булуын билгеләде.

“Удмуртия” нәшрияты директоры Юрий Кузнецов бу басманың төбәктәге авторларны Бөтенрусия дәрәҗәсенә күтәрүен искә алды, “Китап” нәшриятына рәхмәтен белдерде.

“Сила в единстве” китабы илнең төрле республикалары нәшриятларының хезмәттәшлеге нәтиҗәсе һәм Русия халыкларының мәдәни бердәмлеге символына әверелде.

Автор фотолары.

 

“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде
“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде
“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде
“Китап” кибетендә киңкүләм басманың исем туе билгеләнде
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас