+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Китапта — зирәклек, бердәмлектә көч!”

28 майдан 30 майга кадәр Уфаның Совет мәйданында республиканың иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе булган «Китап-байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе уза. Быел аның программасы өч тематик юнәлешне берләштерә: Русия халыклары бердәмлеге елы, Зур һәм тату гаилә елы һәм «Барысы да җиңү өчен!».

“Китапта — зирәклек, бердәмлектә көч!”“Китапта — зирәклек, бердәмлектә көч!”
“Китапта — зирәклек, бердәмлектә көч!”

 

Ярминкә бик матур итеп ачылып китте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты ярдәмчесе, Русия Язучылар берлегенең беренче секретаре Владимир Мединский һәм бәйрәмнең башка мәртәбәле кунаклары белән БДПУ алдындагы мәйданда Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды. Быел, башка еллардан аермалы буларак, китап бәйрәменең мәртәбәле кунакларын матур театраль тамаша белән каршы алдылар. Төрле милләт биюләре күзнең явын алырлык костюмнарда һәм зур осталык белән башкарылды.

Чагу милли киемнәрдәге яшьләр, балалар белән фотога төшкәч, Радий Хәбиров республикабыз кунаклары белән бергәләп ярминкәнең эшчәнлеге белән танышты, тирмәләрдә булды, нәшрият вәкилләре, язучылар белән аралашты.

“Китап-байрам”ны ачу тантанасы һәрвакыттагыча Совет мәйданындагы зур сәхнәдә оештырылды. Тамаша кысаларында бәйрәмгә җыелучыларны сәхнәдә Урал-батыр һәм видеоэкран аша башка халыкларның эпос геройлары сәламләде. Гүзәлләрдән-гүзәл Һомай бу эпослар тупланган китапларны да чыгарды. Аларның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси коллекциясеннән булуы ачыкланды. Китаплар Башкортстанның Милли музеена тапшырылды. “Китапта — зирәклек, бердәмлектә — көч”, дип нәтиҗә ясалгач, сүз бәйрәмнең мәртәбәле кунакларына бирелде.

—Башкортстанның китапны популярлаштыру өчен нинди зур көч салуына бик сөенәм. Бу бик яхшы эш! Республикада дүртенче тапкыр китап фестивале үтә, Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары күптөрле китаплар белән таныша, китапханәләрен тулыландыра ала, — диде Владимир Мединский. — Иң мөһиме — балаларыгыз китап укысын өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгез. Шулай иткәндә генә алар зур максатларга ирешә һәм үсешә алачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада күпсанлы ярминкәләр, фестивальләр үткәрелүен, “Китап-байрам”ның алар арасында иң матур, иң якты бәйрәм булуын билгеләде.

—Чынлап та, бу бәйрәмнең төп идеясе — балаларны китап укуга җәлеп итү. Китап бит ул дус та, ярдәмче дә, киңәшче дә. Кайвакыт йокы алдыннан китап укып алу да тынычлык китерә, — диде Радий Хәбиров. — Илебездә нәшер ителгән китапларны популярлаштырып, без тынычлыгыбызны бозарга, яшьләребезнең дөрес юлдан тайпылдырырга теләгән дошманга каршы мәгълүмати сугыш та алып барабыз. Бу уңайдан барлык нәшриятларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

Башкортстан Башлыгы елдан-ел китап бәйрәменә килүче нәшриятларның артуын һәм бу күренешнең сөендерүен билгеләде. Ул китап ярминкәсенә ак юл теләде һәм аны үткәрү традициясенең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.

Бәйрәмгә танылган артистлар да килгән иде — Русиянең халык артистлары Андрей Соколов һәм Сергей Безруков, җырчы Анита Цой.

Сергей Безруков электрон мәгълүмат чыганаклары заманында тере китапка хөрмәт тәрбияләүнед бәясез булуын һәм бу традицияне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләде, китап бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул бу көннәрдә Уфада Зур балалар фестивале кысаларында эшли.

Шулай итеп, бу көннәрдә республикабыз башкаласы чын мәгънәдә гөрләп торачак. “Китап-байрам” ярминкәсе өч көн дәвам итәчәк. Аның ябылу тантанасы 30 майда үтәчәк.

Ләйсән Якупова.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас