+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Уфада Лука Крымскийга һәйкәл ачылды

Скульптура РКБ территориясендә урнаштырылды, ә тантанада Владимир Мединский, Радий Хәбиров һәм Павел Астахов катнаштылар.

Уфада Лука Крымскийга һәйкәл ачылдыУфада Лука Крымскийга һәйкәл ачылды
Уфада Лука Крымскийга һәйкәл ачылды

Бүген Уфада күренекле хирург, галим һәм дин әһеле Лука Крымскийга һәйкәл ачу тантанасы узды. Скульптура композициясе Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе территориясендәге скверда урнаштырылды. Чарада Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, җәмәгать эшлеклесе һәм Русиянең атказанган юристы Павел Астахов катнашты. Һәйкәл хәйриячеләр һәм волонтерлар ярдәме белән төзелгән.

Владимир Мединский чыгышында табиб һөнәренең әһәмиятен ассызыклады.

— Лука Крымский һәйкәле аша без дөньядагы иң изге һөнәр ияләренә — табибларга хөрмәт белдерәбез, — диде ул.

Радий Хәбиров республика медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

— Бүген монда күкрәгендә Лука Крымский медале булган табиблар басып тора. Бу — бик дәрәҗәле бүләк. Аның ияләре кешеләргә ярдәм итү өчен зур хезмәт куйган, — диде республика җитәкчесе. — Без Павел Астахов белән күптән таныш. Ул Лука Крымский истәлеген мәңгеләштерү буенча мөһим эш алып бара. Шуңа күрә без Уфада һәйкәл кую башлангычын хупладык.

Тантанада Радий Хәбиров Куватов исемендәге РКБның өлкән операция шәфкать туташы Лилия Галиевага Лука Крымский медален дә тапшырды.

Павел Астахов исә Лука Крымскийны “дөнья күләмендәге бөек шәхес” дип атады.

— Ул бик тыйнак кеше булган, әмма меңләгән кешене коткарган. Хәрби хирург буларак бер елга меңгә якын операция ясаган, — дип билгеләде ул.

Чара ахырында кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас