

Журналистика ветераны Әнвәр Сөләйманов “җирдәге йолдызлар”ның кайберләрен янә бер мәйданга җыярга ниятләде. Аның мондый охшаш иҗат кичәләре Бишбүләктә, туган авылы Кыңгыр-Мәнәвездә, Кунаккулда, Мәнәвезтамакта (Миякә районы), Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында, Казанда да үткән иде. Яз белән җәй очрашкан мизгелдә әлеге чара Ярмәкәйнең иҗат күген яктыртты. Район Мәдәният сарае фойесында тамашачыларны даны Русиягә таралган “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар халык ансамбле йөрәкләрне җилкендерерлек моңлы көйләре белән каршылады. Чараны Ярмәкәйдә оештыруның җитди сәбәпләре бар. Ни дисәң дә, биредә Әнвәр Сөләймановның якты эзләре калган. Лаеклы ялга да “Ярмәкәй яңалыклары” гәзите редакциясеннән киткән ул. Бәләбәй зонасында ”Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында эшләгәндә биредә күп тапкырлар иҗади командировкаларда булып, шактый материаллар язарга туры килә аңа.
Моннан тыш, лаеклы ялга китәр алдыннан ул өч ел биредә хезмәт салды. Районда “Йетегән” гәзитен чыгару буенча җаваплы хезмәткәр булды, төрле темаларга мәкаләләр язды. Алар республиканың “Кызыл таң”, “Башкортостан” гәзитләрендә басылды. Әнвәр Сөләйманов 2012 елда “Башкортостан” гәзитенең лауреаты да булды. Биредә эшләгән чорда районны аркылы-буй йөреп, аның халкы белән ихлас аралашты. Ул иҗатында кешеләр язмышына, күренекле шәхесләргә һәрвакыт зур игътибар бирде. Аларның Ярмәкәй районын данлаганнарының берничәсенә генә тукталам. Мәсәлән: Советлар Союзы Герое, гвардия полковнигы, очучы Гали Мәҗитов, 100 чакрымга йөгерүдә дөнья чемпионы Нурия Баһманова, Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әминев, Суккул авылында туып, чит тарафларда яшәгән өч Социалистик Хезмәт Герое Арсентий Спиридонов, Михаил Прохоров, Федор Гарин (Башкортстанда моңа кадәр алар турында тәфсилләп язучы булмаган). Ә эзтабар-журналист Әнвәр Сөләйманов акрынлап аларның “эзенә төшкән”. Шулай ук җиңел атлетика буенча ике тапкыр Советлар Союзы чемпионы Миңневасик Абдуллин, Франциядә яшәгән күренекле вулканолог, профессор Һарун Таҗиев, Башкортстанның атказанган укытучылары, Ярмәкәй районының шәрәфле шәхесләре Хатыйп Сәлимгәрәев, Гыймазетдин Камалетдинов, Башкортстанның атказанган табибы Мөкәррәм Мөхәммәтҗанов, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ринат Вәлиуллин, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсим Асылгәрәев, шулай ук хезмәт ветераннары Зимфира Яруллина, Кәнзия Газизова, Сәрия Ганиева һәм башка бик күпләр. Геройларның бирегә килгәннәре Әбүзәр Мөхәммәтҗанов, Нәсим Асылгәрәев, Радмир Муллагалиев, Зимфира Яруллина, Римма Сәлимгәрәева белән Әнвәр Сөләйманов үзе таныштырды һәм гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте. Үз чиратында, алар авторга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә менә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әбүзәр Мөхәммәтҗанов исә үзенең искиткеч моңлы тавышы белән биредә “Сагынам илкәйне” җырын башкарып, җыелучыларның күңелен яулады. Кичә барышында экранда күрсәтелгән видеоязмалар очрашуның эчтәлеген бермә-бер баетты, тамашачыда соклану хисе уятты.
12 яшьтән гәзит “җене” кагылган Әнвәр Сөләйманов хакында кичәне алып баручы китапханәче Сиринә Римова тәфсилләп бәян итте. Аның мәкаләләре мәктәптә укыганда “Кызыл таң”, “Ленинец”, “Яшь ленинсе” гәзитләрендә, Мәскәүдәге “Советский патриот” үзәк гәзитендә басыла. Заманында ул “Өмет” гәзитендә бүлек мөдире булып эшли. Соңрак аны “Кызыл таң”га чакырып алалар. Биредә ул хәбәрче, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе булып эшли. Һөнәренә тугры калып, яраткан эшеннән аерылмады. Нәтиҗәдә, 9 китап, күренекле шәхесләр хакындагы йөзләгән очерк, шулай ук “Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” гомер китабы авторы да. Әйткәндәй, Әнвәр Зөфәр улы шигырьләр дә иҗат итә. Аларның кайберләренә Башкортстанның данлыклы сәнгать әһелләре Рәис Ханнанов, Рәис Вәгыйзов көйләр дә язган. Легендар якташыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның “Очрашасы иде” җырын башкаруын күпләр хәтерлидер. “Туган як юллары” җырының Илнур Муллагалиев башкаруында “Юлдаш” радиосы хит-парадында беренче урынны яулавы шулай ук сөенечле хәл. Шушы көннәрдә Уфада яшәүче үзешчән композитор Илдар Шәриповның “Чакыра Кыңгыр буйлары” дигән шигыренә көй язуы Әнвәр Сөләймановның иҗади юбилеена көтелмәгән бүләк булды. Бүләк дигәннән, аның күпьеллык иҗаты эзсез үтмәде. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы, “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен”медале, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты булуы — моның ачык дәлиле. Әлеге чарада да Әнвәр Сөләйманов игътибарсыз калмады. Ярмәкәй районы хакимиятенең, “Ярмәкәй яңалыклары” гәзите редакциясенең, үзәкләштерелгән район китапханәсенең Рәхмәт хатларын, кыйммәтле бүләкләрне кабул иткәндә, аларга ихлас рәхмәтен җиткергәндә журналистика ветеранының дулкынланудан хәтта керфекләре чыланды. Район китапханәсе директоры Лилия Гыйззәтуллина җитәкчелегендә оештырылган бу үзенчәлекле чара өчен һәммәбез рәхмәтле. Әнвәр Сөләйманов исә, данлыклы гармунчылар ансамблендә (җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радмир Муллагалиев) шөгыльләнүче Фәнис Камаловка, Рәмис Шәйгаповка, Фәнис Ибраһимовка, Әхәт Хәмидуллинга, Ихсан Газизовка, Вәрис Гайфуллинга аерым ихлас рәхмәтен җиткерде.
Әнвәр Сөләйманов китапханәгә үзенең “Йолдызлар балкышы” китабын бүләк итте, иҗатын сөючеләргә “Агыла болыт гомер тавына” исемле шигырьләр җыентыгын автограф язып тапшырды. Бер уңайдан “Бармы яшәүнең яме?” дигән шигырен укып, тамашачыларның күңелен әсир итте һәм “Кәркәле таулары” җырын башкарды. Чара җыр-моңга бай булды. Рәфис Мөстәкыйтдинов курайда башкорт көйләрен уйнады. Шул ук вакытта Радмир Муллагалиевның, Айдар Шәфыйгуллинның җырлавы да күпләрнең күңеленә хуш килде. Бу үзенчәлекле чара онытылмаслык, матур истәлек булып хәтердә сакланачак.
Нәсим Асылгәрәев,
Башкортстанның атказанган укытучысы.