+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Аны оныту мөмкин түгел"

Ришат Төхвәтуллин узган ел фаҗигале рәвештә вафат булган биючесе Азамат Заһировның ел ашына кайткан.

"Аны оныту мөмкин түгел""Аны оныту мөмкин түгел"
"Аны оныту мөмкин түгел"
Ул мәҗлестән мизгелләр белән уртаклаша һәм сәхнәдәш дустын искә ала.

"Концерттан соң Азаматның елына кайттык. Азаматның арабыздан киткәненә инде бер ел вакыт та узып киткән…

Аңа нибары 22 яшь иде. Яшь, талантлы, яхшы күңелле егет. Сәхнәдә, әйтерсең, очып йөрде. Аны тамашачылар бик ярата иде.

Фаҗига Азамат бакчалары янында какы ашаганнан соң килеп чыкты. Моңа кадәр әлеге кырларны агулаган булганнар икән. Бу хәлдән соң аның канында химик матдәләр табылды. Әлеге вакыйга Азаматны белгән кешеләрдә һаман да бик күп сораулар тудыра һәм аларның яраларын яңарта.

Без бүген аны яхшы сүзләр белән искә алабыз. Вакыт үтә, ләкин аның кебек кешене оныту мөмкин түгел. Якыннарына сабырлык һәм көч бирсен Аллаһы Тәгалә. Урыны җәннәттә булсын, – дип яза Ришат.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас