

Оештыручылар республика халкын һәм кунакларын башкорт халкының рухи мирасына багышланган бәйрәмнең бер өлеше булырга чакыра. Бәйрәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2025 елда башкорт фольклор мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли үзенчәлекне ныгыту һәм борынгы башкорт әдәбиятына кызыксынуны арттыру өчен гамәлгә куелган.
Исегезгә төшерәбез, мәгърифәтче Мөхәммәтша Бурангулов беренче тапкыр 1910 елда язып алган «Урал батыр» эпосы яхшылык белән яманлыкның мәңгелек көрәше, батырның кешеләр бәхете хакына батырлыгы турында сөйли.
Бәйрәмне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган: Шүлгәнташ мәгарәсе һәм аның тирә-ягы башкорт фольклоры һәм мифологиясе белән тыгыз бәйләнгән. 2015 елда биредә төбәк әһәмиятендәге истәлекле урын — «Урал-батыр җире»н ачыклаганнар һәм мәдәни мирас объектлары реестрына керткәннәр.
62 мең квадрат метрлы территориядә 17 археология һәйкәле урнашкан, шул исәптән Шүлгәнташ мәгарәсе, шулай ук эпослар һәм кобаерлар буенча билгеле табигый объектлар.