

Уфада “Китап-Байрам” IV Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе попечительләр советының беренче утырышы үтте. Аны Русия Президенты ярдәмчесе, оешма рәисе, Русия Язучылар берлегенең беренче секретаре Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Утырышта катнашучылар мәгърифәтчелек эшчәнлеген камилләштерү, Ватан тарихы һәм аның геройлары батырлыгы турындагы хәтерне саклау, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе үз чыгышында берләшмә башкарган бурычларның мөһимлеген ассызыклады.
– Без бирегә фән һәм мәдәният вәкилләре буларак кына җыелмадык. Без, шулай ук, тарихи хәтерне саклау, өлкән буынның хәрби һәм хезмәт батырлыкларын истә тоту миссиясен үтибез, – диде Радий Хәбиров. – Махсус хәрби операция шартларында хәрби-тарихи берлек вәкилләре өлкән буынның героик мирасын бүгенге Ватанны саклаучыларның батырлыклары белән бәйләргә булыша, махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында объектив мәгълүмат җиткерә.
Владимир Мединский республикада берлек вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе актив эшли. Шул ук вакытта оешма алдында торган актуаль бурычлар да бар. Республика белән хезмәттәшлектә без аларны уңышлы хәл итәргә тырышачакбыз, – диде ул.
Арытаба Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров республика язучылары һәм шагыйрьләре белән очраштылар. Ачык диалогның модераторы – Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов. Ул Башкортстан җитәкчелегенә әдәби җәмәгатьчелеккә ярдәме һәм иҗат, китап бастыру, һөнәри мохитне саклау мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров берлек вәкилләре белән очрашулар даими рәвештә үткәрелүен һәм аларның нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарлар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылуын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе иҗади берлекнең патриотик эштә һәм СВОга багышланган әсәрләр иҗат итүдә актив катнашуын билгеләде. Шулай ук, иҗади инфраструктураны алга таба үстерү һәм сәнгать вәкилләре белән яшьләр арасында аралашу өчен яңа киңлекләр булдыру планнары турында сөйләде.
Владимир Мединский, үз чиратында, Русия Язучылар берлегенең төбәк бүлекчәләре белән даими хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләде һәм Башкортстан җитәкчелегенең әдәбиятка игътибарын югары бәяләде.
Уфада китап нәшриятлары өчен “Урал батыр җирендә ел китабы” халыкара конкурсына йомгак ясалды. Чара “Китап-Байрам” IV Халыкара китап ярминкәсенең төп вакыйгаларының берсенә әверелде.
Быел конкурста Башкортстан, Татарстан, Мари Эл, Удмуртия, Мордовия, Якутия, Кабарда-Балкар, Беларусь һәм башка төбәкләрдән нәшриятлар катнашты. Жюри төп һәм махсус номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде, иң яхшы фәнни, сәнгать, туган якны өйрәнү, балалар һәм милли басмалар билгеләнде.
Башкортстан Башлыгының махсус призы – Гран-прига Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты “Бердәмлектә көч” китабы өчен лаек булды.
“Китап-Байрам” кысаларында, шулай ук, “Башкортстан. СВО геройлары” дип аталган китапның исем туе үтте. Ул республикада туып-үскән, махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәткән 14 Русия Герое биографиясен үз эченә ала. Басма авторлары Рамил Рәхимов һәм “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина геройларның батырлыкларын тасвирлап кына калмый, аларның тулы портретын бирә.
Тарихчы Рамил Рәхимов сүзләренчә, китап өстендә эш дәвам итә. Әлеге вакытта Башкортстанда инде 16 Русия Герое бар. Киләчәктә китапны тулыландырып, яңадан бастыру планлаштырыла.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы мәйданчык та бу көннәрдә җанлы сүз һәм халык сәнгатен яратучыларны үзенә җәлеп итте. Программаны Чиләбе өлкәсе чәчәннәр мәктәбе презентациясе ачып җибәрсә, Әбҗәлил районы чәчәннәр мәктәбе дәвам итте. Филология фәннәре докторы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, халык чәчәне Розалия Солтангәрәева сөйләү сәнгате буенча осталык дәресе үткәрде.
Өч көн дәвамында ярминкә кунаклары өчен мәйданчыкта башкорт костюмнары белән фотозона, киез басу, изү ясау буенча осталык дәресләре, Башкортстан курайчылары берлеге һәм Башкорт халык эпослары буенча республика халык иҗаты үзәге китаплары күргәзмәсе эшләде.
– Китап укыгыз, бәхетле булыгыз, – дип язды төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә һәм китап бәйрәмен үткәрүчеләргә рәхмәт белдерде. – “Китап-Байрам“ның төп максаты – балаларга һәм өлкәннәргә китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Бу юлы да аңа ирешә алдык дип уйлыйм. Совет мәйданында очрашканга кадәр!