+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Музыка – көчле фикер чыганагы”

Технологияләр музыкаль әсәрләр иҗат итүне ничек үзгәртте?

“Музыка – көчле фикер чыганагы”“Музыка – көчле фикер чыганагы”
“Музыка – көчле фикер чыганагы”


Креатив индустрияләр дөнья икътисадында чагыштырмача күптән түгел кулланыла башлады. Ул барлык алга киткән илләрнең тулай продуктында интеллектуаль җитештерүнең кискен артуына китерде. Бүген сүзебез музыка хакында.

Музыка – үрнәкле креатив индустрия. Бүген технологияләр музыка һәм иҗат дөньясын элеккегә караганда тизрәк үзгәртә. Без креатив индустрия ясалма интеллект, роботлаштырылган системалар һәм автоматлаштыру ярдәмендә актив үсеш алган чорда яшибез. Музыкантлар һәм башка иҗади шәхесләр өчен бу уникаль мөмкинлекләргә юл ача һәм иҗади продукт булдыру процессын шактый гадиләштерә. Әле күптән түгел генә тулы бер белгечләр штаты таләп иткән эшне бүген махсус клавиатурада берничә клавишага басу белән башкарырга мөмкин.
Музыкада нейрочелтәрләр текст буенча көйләр язарга, тавышны имитацияләргә һәм интонацияләргә куярга, шулай ук трекларны төзәтергә һәм тупларга ярдәм итә. Элек бу бурычлар тавыш режиссерыннан профессиональ күнекмәләр таләп итә иде, хәзер музыкантлар теләгән нәтиҗәгә тизрәк ирешү өчен ясалма интеллекттан киңәш­ләр, хәтта тәкъдимнәр дә ала.
Яңа буын студияләрендә уңайлы атмосфера тудырыла, анда артистлар экспериментлар ясый һәм трекларны чик­ләүләрсез яздыра ала. Моннан тыш, автоматлаштыру кеше факторы проблемасын бетерә, музыкантларга процесска тулы контрольлек итү мөмкинлеге бирә. Музыкантка трекны мөстәкыйль яздырырга, ә аннары, кирәк булганда, белешү яки аранжировка өчен профессионалга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Бу өлешчә чыгымнарны киметә, башлап җибәрүчеләр өчен мөмкинлекне арттыра.
Креатив индустриядә иҗат итү процессын гадиләштерүче җайланмаларга их­тыяҗ арта. Бу мөстәкыйль вокал яздыру өчен компакт һәм мобиль клавиатуралар. Алар, микрофон һәм тавыш картасы бул­ганда, теләсә кайсы урында треклар яздыру мөмкинлеге бирә һәм тавыш режиссурасында тирән белем таләп итми. Мондый җайланмалар артистка бәйсезлек бирә һәм эшен уңайлы итә, музыка яздыру процессын җиңелләштерә. Җайланмаларны кайбер заманча студияләрдә арендаларга яки сатып алырга мөмкин.
Автоматлаштыру һәм санлаштыру студия процессларын гына түгел, маркетинг, менеджмент, индустриядәге логистиканы да колачлый. Күп компонентлы экосистемалар артистларга иҗат итәргә генә түгел, ә үз иҗатын алга этәрергә дә ярдәм итә. Бу иҗатчылар базарына чыгуны тизләтә һәм музыкантларга игътибарны креатив өлешкә юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Инде хәзер үк гадәти булмаган контент, тышлыклар, стиль буенча сайлап алу, алга этәрү стратегиясе булдыру, заявкаларга бот-менеджер һәм клиентлар буенча коммерция тәкъдимнәрен тарату мөмкин. Әлеге этапта ясалма интеллект өчен дөрес структуралаштырылган сораудан башка моны эшләү катлаулы. Бәлки тиздән ясалма интеллект артист таләпләренең тулы спектрын үтәп, белгечләр командасында алмаштыра алачак. Бу иҗади процессны ярлыландырмый, ә киресенчә, иҗатчыны күп эштән азат итә.
Алдагы елларда ясалма интеллект һәм автоматлаштыру технологияләре музыкаль әсәр тудыру һәм аны алга этәрү ысулын үзгәртәчәк. Ясалма интеллект үзенә күрә автордаш һәм ярдәмче булачак, бу аранжировка вариантларын күрсәтүдән, тавышның оптималь көйләнешләрен тәкъдим итүдән гыйбарәт. Бу профессио­налларның уникаль күнекмәләрен һәм күзаллауларын алыштыра алмаячак, әлбәттә, әмма музыка ясау процессын күбрәк кеше өчен аңлаешлы итәчәк.
Русиядә, дөньяда инновацияләр һәм музыка индустриясенең тиз үсеше старт­апларга башлангыч бирә. Музыка булдыру өчен программалар һәм кушымталар, нейрочелтәрләр, өйрәтү платформалары, автоматлаштырылган студияләр – болар барысы да заманча базар шартларында кирәк. Тавыш яздыру процессын гадиләш­терү һәм яхшырту өчен инновацион чишелешләр тәкъдим итәргә сәләтле стартаплар үсеш һәм киңәю өчен гаять зур мөмкинлекләр алдында тора. Эшкуарларга аудитория ихтыяҗларының үзгәрүенә, музыка булдыру буенча онлайн-конкурс­ларның һәм онлайн-курсларның популярлыгы арта баруына, аудиокиңлектә техно­логияләрнең көчле үсешенә игътибар итәргә кирәк.
Күренекле совет педагогы Василий Сухомлинский: “Музыка – көчле фикер чыганагы. Музыкаль тәрбиядән башка тулы акыл үсеше мөмкин түгел!” – дигән. Бүгенге тормышыбызга ясалма интеллект, санлаштыру һәм башкалар килеп керсә дә, кешелек музыкасыз яши алмый.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас