

Башкортстаннан килеп Татарстанда конкурсларда җиңүе сокланырлык. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең “Ел китабы” дигән конкурс Әлфис Гаязов китабының иң күп укылган китапларның берсе булуына күрсәтте. Бу аның әдәбиятта тоткан урыны турында сөйли. Шагыйрьләр романтик тормышта яшәүче, җитди дәүләт эшләренә кысылып китми торган кешеләр булып күзаллана. Министр булган вакытында ничек шулай шигырь яза икән дип гаҗәпләндем. Шигырьләре җырлап тора, техник яктан караганда бик камил. Һәр шигырендә төп тема — мәхәббәт. Академик башы белән гашыйк булып йөри аламы икәнни дип тә уйлап куясың...
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре.
Бик матур, талантлы лирик шагыйрь, язучы, драматург. Әлфис Гаязовның пьесаларын мин Чехов пьесаларына тиңләр идем, аларга җитдилек, академизм хас. Әгәр бөтен театрны комедия белән генә тутырсак, шушы дөньяның авырлыклары турында уйлану бөтенләй бетәргә мөмкин.. Социаль мәсьәләләрне күтәргән пьесалар, кызганыч, төшеп бара.
Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре.
Мин — Әлфис Гаязовның иҗатын озак еллар бик зур игътибар белән карап, анализлап баручы. Шуңа күрә аның уңышлары да, төрле тәҗрибәләре дә күз алдында. Шунысы кыйммәт дип уйлыйм – ул көннән-көн алга атлый, шигъри биеклекләргә юл таба. Шигырьләренең җыр булып китүе моңа дәлил.
Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре.
Автор күпсанлы геройларны, аларның эш-гамәлләрен, хәтердә калырлык хәл-күренешләр аша, тарих сәхифәләре буларак күз алдына бастыра. Реалистик сурәтлелеккә нигезләнгән вакыйгаларның романтик алымнар белән үрелеп баруы, гыйбрәтле әдәби детальләр, символик образлар-сурәтләр белән баетылуы белән әсәр алдагы традицияләрне дәвам итүен күрсәтә.
Әлфәт Закирҗанов, тәнкыйтче.
Һичшиксез, Әлфис Гаязовта тематик киңлек, заман тойгысы, дәвер йогынтысы нык сизелә. Шагыйрь һәм фән кешесе доньяны хис-тойгы, эмоциональ планда гына кабул итми, гражданлык һәм интеллектуаль биеклеккә күтәрә.
Фәнзил Санъяров, тәнкыйтче.
Әлфис ГАЯЗОВ
ЧЕЛТӘРЛӘР ЧАЙКЫЙ КЫЗЛАР
Ике ярны якынайтып
Елгада йөзә казлар,
Яр буендагы басмада
Челтәрләр чайкый кызлар.
Күз иярми кулларына,
Бигрәк тә уңган кызлар!
Уңганнарны мактап сайрый
Талларда җырчы кошлар.
Челтәрләрдә — көн балкышы,
Әйтерсең, кояш чиккән!
Челтәрләр чайкаган чакта
Кемне уйлыйлар икән?
Елмаеп, авыл өйләре
Ап-ак челтәр көтәләр,
Булачак киленнәр чайкый
Басмаларда челтәрләр.
Чәчкәле челтәрләренең
Суда ята чуклары.
Кадалдылар йөрәгемә
Мәхәббәтең уклары!
СУЛАРЫҢНЫ АЛГАН ЧАКТА
Кемне уйлап һәр көн иртән
Чишмәләргә барасың,
Чиләкләреңне тутырып,
Саф суларын аласың?
Әллә миннән ояласың,
Нигәдер сөйләшмисең,
Елмаеп карыйсың бары,
Бер сүз дә эндәшмисең.
Суларыңны алган чакта
Талларга таянасың,
Чишмә суларына карап,
Нигә син уфтанасың?
Телсез калдым, җилләр алды
Сиңа дигән сүзләрем,
Күрми калдым, чишмәләрдә
Калган бары эзләрең...
Карадың да күзләремә,
Әйләндердең башларым,
Очратам дип, чишмәләргә
Көн дә килә башладым!
ЯШЬЛЕКНЕҢ ИРТӘЛӘРЕ
Кояш белән бергә ачып
Күңелем пәрдәләрен
Сандугач җырлап уятты, –
Йолдызлы иртә әле.
Җәйге җилләр уенында
Тибрәлә челтәрләрем,
Сихри моңга чумган кебек
Яшьлекнең иртәләре.
Үткәннәрдән юллар ерак –
Адашты исәрләреӊ!
Адашканнар сине эзли
Кичләрен, иртәләрен.
Ышанычын кемнәр җуйган,
Кемнәрдер көтә әле,
Көткәннәргә өмет бирә
Яшьлекнең иртәләре.
Чыклар ярып урап үтсәм,
Сагышлар үтәрләрме?
Ватып-кырып, алып ташлап
Елларныӊ киртәләрен?
Еракта калган өметләр
Күңелгә чиртәләрме?
Әллә шулай сагындыра
Яшьлекнең иртәләре?
БАРМАКЛАРЫҢ БАЛ ГЫНА
Кояш нурларында йөзгән
Чәчкәле айлар иде,
Шатланып туймаслык матур
Җиләкле җәйләр иде.
Тәлгәш-тәлгәш җиләк бирдең,
Бармакларың бал гына.
Гомерлеккә ярым булып,
Җаным булып кал гына!
Күбәләктәй чәчкәләрдән
Чәчкәләргә син очтың,
Әллә мине көнләшсен дип
Гөлләмәләрне кочтың?
Баллы-баллы бармакларың
Килә минем үбәсем,
Синең белән гомер юлым
Килә минем үтәсем!
Аллы-гөлле болыннарда
Бер җиләк тә өзмәдем,
Шул чәчкәләр арасында
Күзләр сине эзләде.
ИСТАНБУЛ
Мәрмәр диңгез дулкыннарын
Ярга кага талгын гына,
Йөгерек дулкыннар тавышы
Бер көчәя, йә бер тына.
Истанбул, Истанбул,
Сиңа алып килде юл.
Канатланып сиңа табан
Барган юлым борма, озын.
Төштә түгел, өндә бүген
Көлә шомырт күзле кызың.
Истанбул, Истанбул,
Исемнән чыкмассың шул!
Көннәр үтә бер-бер артлы,
Бер сүз сиңа мин катмадым.
Серләремне нигә шулай
Сөйләмичә мин сакладым?
Истанбул, Истанбул,
Йөрәктә яши тик ул!
Язмышыбыз ике якта –
Кайчан сине күрәм тагын?
Мәрмәр диңгез дулкыннарын
Ярсып-ярсып ярга кага...
Истанбул, Истанбул,
Китәм инде, исән бул!
КОЯШ ТИРӘЛИ ЙӨЗӘ ҖИР
Кояш тирәли йөзә Җир,
Әйләнеп үз көенә,
Бер эсседә, бер салкында
Нурлар төшә йөзенә.
Эссе якта җилләр җылы,
Салкынында – зәһәре,
Җир язмышы кешеләрдә –
Төрле заман җилләре.
Мәхәббәтнең салкын ягы,
Кояшлы ягы да бар,
Кояшында нурлар уйный,
Салкында өши җаннар.
Салкын җилләр өзгәлиләр
Телгәләп үзәгемне.
Кемнәр,
Кемнәр соң җылытыр
Яралы йөрәгемне?
***
Чиктән чыгып
Юксынулар таша,
Киләм сиңа
Югалтулар аша…
Өнсез сорау
Үзәкләрне өзә –
Нигә кирәк
Югалтулар безгә?
Чигәләрдә
Көзге кырау эзе,
Сынауларга
Йөрәк ничек түзә…
Ни булса да,
Сиңа таба барам –
Тик нигәдер
Якынаймый ара…
Бөтен дөньям
Синнән генә тора,
Киләм сиңа, –
Якынайсын ара!
МӘХӘББӘТНЕҢ ОЧЛЫ СӨҢГЕСЕ
Сагыш ялкынында яна-көя
Язам бугай инде акылдан,
Сине сагынганда йөрәк елый
Өзелердәй булып, сулкылдап.
Мәхәббәтнең иң ихласы иде
Беренчесе hәм иң соңгысы,
Аерылышу – кара көндәш – безгә
Кадап китте очлы сөңгесен.
Синең тирәләрдә мин әйләнәм,
Пар канатсыз калган кош булып,
Җансыз калган бар булмышым белән
Җылы эзләп, сиңа омтылып.
БӘХЕТЕМНЕҢ СИНЛЕ МИЗГЕЛЕ…
Кабатланмас хыял булып калды,
Юкка чыктың кинәт, тиз генә,
Мин сизми дә калдым –
Бу бит булган
Бәхетемнең синле мизгеле…
Гаеп йөге мине баса бүген,
Мөмкиндерме мине акларга, –
Кем уйлаган юкка чыгар диеп
Бәхетемнең синле чаклары…
Йөрәк аша мин үткәрдем, елап,
Мәхәббәтнең суын hәм утын,
Бары саклый гына мин алмадым
Язмышымның синле минутын…
Күк йөзендә йолдызларны санау –
Барча гашыйкларның hөнәре.
Адаштылар йолдыз арасында
Бәхетемнең синле көннәре…
ТӘМЛЕ ИРЕННӘР
Әллә инде мине саташтырды –
Көн буена китми күнелдән,
Чибәр кызның тәмле иреннәре
Балдай ята телем төбендә.
Антлар итеп ярый өлгермәдем,
«Мин онытмам!» диеп әйтергә.
Ниләр генә эшләр идем икән
Тилмергәндә сине күрергә?
Сагынырлык чибәр кыз булганга
Сокланадыр сиңа бар җиhан,
Иң бәхетле кеше булыр идем
Сиңа килеп әгәр сыенсам.
Синең куллар hәр көн иртә-кичен
Сыйпап үтсә минем чәчемнән,
Иркә сүзләр кушып мең мәртәбә
Кабатлармын синең исемне.
Карлыгачтай болытларга очып,
Талпынгандай минем бар җаным,
Син булганга, сине яратканга
Яшәвемнең җирдә бар яме!
***
Әллә ниләр әйтер кебек идем,
Тыелдым.
Шушы хәлләр синең өчен дә бит
Кыендыр.
Уйларыма кереп чумдым,
Сыендым,
Нидер өмет иттем, ниләр уйлап
Юандым.
Хисләремне аңларсың син, диеп
Алдандым,
Аңламадың, үксез, япа-ялгыз
Мин калдым…
УФА КҮПЕРЛӘРЕ
Гөрләп аккан елга кебек
Салават урамнары,
Күперләре очраштыра
Юк итеп араларны.
Сулар кебек еллар ага,
Агалар гомерләрем,
Синеӊ белән очрашырга
Мин салам күперләрем.
Еллар кичеп сиңа табан
Юл ача күперләрең,
Шул күперләр аша чыксам
Ашкына күңелләрем.
Миңа язган мәхәббәтнеӊ
Ялкыны, күмерләре,
Бергә-бергә үтик әле
Тормышның күперләрен!
Күңелемнең иң түрендә
Сиңа сөйләр серләрем:
Кайчан безне кавыштырыр
Уфаның күперләре?
***
Тагын тулган ай мизгеле җитте,
Тагын төннәр үтә йокысыз,
Әллә нигә, бер сәбәпсез минем
Күңелләрем бүген тынгысыз.
Хәтер бураннарын ера-ера
Төн буена керфек какмадым,
Тыяр өчен тузган хәтеремне
Мин үземдә көчләр тапмадым.
Серле кичтә ай нурына кунып
Йөрәгемдә дулый зур давыл,
Тулган айдан нурлар җыеп алып
Җырга салган әллә синме ул?
Моңлылардан отып алып җырны
Моңсыз калган йөрәк кабатлый:
Син булганда миңа бер җыр җитә,
Булмаганда – күңел ямь тапмый...
ЧӘЧКӘ АТТЫ КАБАТ АЛМАГАЧ
Җылы җәйләр мәңге булырына
Ышанычы бер дә калмагач,
Көз җылысын яз дип уйладымы, –
Чәчкә атты кабат алмагач.
Кануннарга каршы чыкты агач
Көзге яңгырлардан арыгач,
Салкын кышка каршы баш күтәрде,
Башка юллар алда тапмагач.
Салкын җилләр көлде тиле диеп,
Тилелеккә акыл таянгач,
Ничек чәчкә атып була инде
Алмаларың инде аллангач?
Була икән.
Күрше юкә кызы
Алмагачка башын салмагач,
Сөюләрен аңа аңлатырлык
Башка юллар җирдә булмагач...
Салкыннарда чәчкә ату кыен,
Белә аны, аңлый алмагач.
Тик нишләсен, бу гадәти яшәү
Саф мәхәббәт белән баллангач?
***
Сине тагын күреп шатланам дип,
Иртәгәсе көнне мин көтәм,
Икенче төр уйлар керми башка
Күңел җырлый, җаннар ял итә.
Әллә инде җәй кояшы булып
Һәр таң саен үзең калкасың?
Синсез яши алмый берәү җирдә –
Кояш кебек һәр кич батма син!
***
Кичә генә сине урап үттем
Сине күрми, сиңа карамый,
Әйтерсең дә, син юк дөньяларда –
Уңган, ахры, төсләр хыялларда,
Аералмыйм акны-караны.
Әллә ниләр булды бүген миңа
Ачылгандай моңлы күзләрем,
Беренче кат күргән кешем итеп
Сокланудан, белсәң, исем китеп,
Сина карыйм, җуеп сүзләрем.
Ә син миңа бер сүз эндәшмәдең,
Карашларың белән үз иттең,
Буйсынырга язгандыр шул миңа,
Жиңелгәннәр кирәкмидер сиңа,
Горур атлап үттең дә киттең...
***
Көн озыны ябалак кар ява,
Көрт таулары ята юл буйлап.
Кар астында калган эзләр табып,
Сагыш йөри мине җәфалап...
Җир йөзендә җилләр тынган кебек,
Бары оча карлы ябалак,
Синең эзне каплап җир өстенә
Кар яуганда сагыш кузгала...
Сагыш угы үткен яшен булып
Җаннарымны үтә өзгәләп,
Күкрәгемә килеп кадала да,
Йөрәгемне китә телгәләп...
Тып-тын калган урам уртасында
Сагыш йөри, мине сагалап,
Бер хәбәр юк синнән, бары карлар
Ява җаннарымны дәвалап...
ТОМАНЛЫ ТӘРӘЗЛӘРЕМ...
Калды көзнең карлы-бозлы
Яңгырында эзләрем,
Күз яшьләре ага кебек –
Тирләгән тәрәзләрем.
Кулъяулыкларым тапмадым
Сөртергә тәрәзләрне,
Томанлы пыяла аша
Күрмим синең йөзләрне.
Тышта салкын җилле көзләр,
Ачалмыйм тәрәзләрем,
Тирләгән пыялаларга
Язам сөю сүзләрен...
Әллә кышлар ашыгамы
Алдан куып көзләрне?
Ничек итеп киптерергә
Тирләгән тәрәзләрне?
Кояшларымны каплаган
Болыт булып сагышым,
Тәрәзләрне киптерергә
Җитми синең сулышын...
КИЛӘ ТАГЫН ЯШЕЛ ЯЗЛАР
Килә тагын яшел язлар,
Кайта инде киек казлар,
Канатланам мин дә көткәндә.
Әллә нигә күңел тула,
Сагынудан йөрәк тала
Таныш сукмаклардан үткәндә.
Яңгыр булып тамчы тама,
Тамчыларга син карама,
Яңгыр суы агып киткәндә.
Сагышларда мин берүзем,
Сагышларга ничек түзим
Күз яшьләре жилдә кипкәндә.
Күңелемдә сөю җыры,
Жырларымда чакыруым
Ярсу йөрәк син дип типкәндә.
Мин чакырам, ишетмисең,
Хәлләремне син белмисен,
Сөю җырын җырлыйм берүзем.
Утларымны яндырырлык,
Кошлар булып талпынырлык
Кирәк миңа синең бер сүзең...
***
Яшьлек елларына кайтам
Йөрәгем тибә дулап,
Ак каеннар арасында
Калган яшьлекне уйлап.
Болыннарда ята кебек
Бездән калган чык юлы
Шул юлларны синсез үтәм,
Күңелдә сагыш тулы...
Хәтеремнең иң түрендә
Болыннарның сафлыгы,
Чәчкәләрнең зәнгәрлеге,
Чишмәләрнең пакълыгы.
Колагымда чыңлый кебек
Сихри моң – яшьлек язы,
Күз алдымнан китми hаман
Нечкә бил – авыл кызы.
Әллә ниләр булды безгә –
Әллә мин үпкәләдем,
Әллә оныта алмадың
Син булган үпкәләрең?
Безнең йөргән сукмакларда
Үләннәр инде үскән,
Мин оныттым, оныткансың
Син дә бит мине күптән...
Әле генә әйткән кебек
“Сөям!” дигән сүзләрен,
Шау чәчкәле болыннардан
Эзләп киләм эзләрең!
ЖЫРЛАРГА ЯЗ НУРЫ КУШЫП
Нурларга кушып күңелне
Язларны алкышладым,
Аксыннар дип карлар белән
Язларда сагышларым...
Елгалар ташкан мәлләрдә,
Озатканда кышларым
Бозларга салып агыздым
Язларда сагышларым...
Ерактан кайткан кошларның
Уята тавышлары,
Аккан суларга иярә
Язларда сагышларым...
Колагымда яз авазы,
Яз моңы юлдашларым,
Йолдызлар атылган язда
Югала сагышларым,
Югала сагышларым...
ЭЗЛӘРЕҢ СИНЕҢ ҖУЕЛГАН
Парлашып бергә атлаган
Юлларда яшел үлән.
Эзләрең инде җуелган
Яуган яңгырлар белән...
Сөю сүзен миңа сөйләмә,
Очрашулар инде теләмә...
Кошларның безгә җырлаган
Җырлары инде тынган,
Башларымны әйләндергән
Сүзләрең онытылган...
Сөю җырын миңа җырлама,
Ышаныр бу диеп уйлама...
Очрашуларга атлаган
Юллар инде чуалган,
Рәсемеңнән яктым учак,
Әйтер сүзләр югалган...
Гаебем юк диеп акланма,
Матур сүзләр сөйләп алдама!
Сине тизрәк онытырга
Өйрәтә мине галәм:
Юылды сөю сүзләрең
Яңгыр сулары белән...
Белмим, кемнәр синең яннарда,
Син юк хәзер минем дөньяда!
***
Елга буендагы тугайларда
Сөю мизгелләрен сагынып
Күз яшьләрен бездән яшермичә
Өянкеләр елый, тын калып.
Очлы яфраклардан агып төшеп
Яшьләр тама, битне чылатып,
Мин еламыйм, мине тамган яшьләр
Өянкеләр итеп елата.
Әллә ниләр бар соң бу дөньяда
Һәр нәрсәне йөртә үз көне,
Һәр нәрсәнең бардыр киләчәге,
Бүгенгесе, бардыр үткәне.
Йөз яшьләрен узган өянкеләр
Нинди сагышларга зар икән?
Өянкеләр елатырлык җирдә
Нинди сихри көчләр бар икән?
ӨНЕММЕ БУ, ӘЛЛӘ ТӨШЕММЕ?
Өнемме бу, әллә төшемме, –
Берничек тә шуңа төшенмим,
Ташладыңмы барча эшеңне,
Әллә исләреңә төштемме?
Сагынгандыр әллә дидеңме,
Уйларымны минем белдеңме,
Көюләрем әллә сиздеңме –
Шуннан инде миңа килдеңме?
Ни булса да, бүген без бергә,
Бүген генә түгел, – гел бергә,
Төшләремә кереп тилмертмә,
Өндә булсаң, берүк син китмә!
***
Йөрәк ярылырдай ярсып тибә,
Үткәннәргә күңел ашкына,
Әйтер сүзләр күңел сандыгында, –
Кирәк түгел алар, кайт кына!
Әллә ниләр бирер өчен әзер,
Сиңа табан күңел талпына,
Талпына да, кинәт тынып кала, –
Кирәк түгел башка, кайт кына!
Җырларымда сагыш оя корган,
Мин берүзем, ялгыз кош сыман,
Очар өчен синең канат җитми, –
Мин канатсыз синсез, кайт кына!
КУЛЛАРЫҢДА АК ЧӘЧКӘЛӘР
Кулларыңда ак чәчкәләр,
Карашыңда очкын оча,
Җилләр дә бит шаяралар
Синнән күзен алалмыйча.
Ак чәчкәләр, ак чәчкәләр,
Син булганда нур чәчәләр.
Ак чәчкәләр – минем бүләк –
Әллә нигә ошамады,
Чәчкәләрнең гаепләре
Булмасада, син ташладың...
Сүзсез калган чәчкәләрнең
Күзләреннән яшь чәчрәде...
Чәчкәләрне ташлап киттең
Борылып та карамыйча,
Ә мин шунда басып калдым
Бер нәрсә дә аңламыйча.
Ак чәчкәләр, ак чәчкәләр,
Син булмагач, ут чәчәләр...