

Әйе, халкыбызда гыйбрәтле шундый бер әйтем бар. Ул канун-кагыйдәгә сыймаган, дөреслеге расланмаганны, имеш-мимешне сөйләмә дигәнне аңлата. Ләкин сүзебез аның ерак тарих төпкелләренә барып тоташа торган этимологиясе хакында түгел, ә шагыйребез Габдулла Тукай (1886-1913) белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында.
Шагыйрьне өйрәнүдә бер мөһим моментка игътибар итәргә кирәк: “Революциягә кадәрге истәлекләр шагыйрьгә кагылышлы факт, вакыйга һәм мәгълүматларның нигезле һәм ышанычлы булулары белән аерылып торалар… Революциядән соңгы истәлекләргә килгәндә исә, шагыйрьнең олылыгын раслау, аны күтәрү һәм мактау җитәрлек. Әмма бу истәлекләрнең күбесендә Тукай бизәлгән, ул “грим сөртелгән” кыяфәттә күз алдына килеп баса”, – дип язалар профессор Ибраһим Нуруллин (1923-95) һәм журналист Риф Якупов (1940-2011) үзләре төзеп нәшер иткән “Тукай турында хатирәләр” (1976) дигән китапның кереш мәкаләсендә. Шуңа күрә, 1944 елда Г. Тукай турында истәлекләр туплаганда, аларның кайберләрен, дөреслеккә туры килми дип, авторларына кире кайтару очраклары да булгалаган.
Шулай да, моңа кадәр шагыйрьне хаким идеология күрсәтмәсе һәм юнәлтмәсе буенча гына өйрәнү өстенлек итте. Мәсәлән, аңардан атеист, педагог, ахыр чиктә ниндидер ревоюцион-демократ ясарга тырышылды. Шуңа күрә, алман галиме Михаэль Фридерих “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” (2011) исемле хезмәтендә образлы язганча, “Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты һәркем үз максатында файдалану өчен “ташын” кубарып алган таш чыгару карьерын хәтерләтә”.
Әдәбият галиме Якуб Агишев (1899-1972) тарафыннан 1940 елның 11 мартында Р. Хәйруллиннан (?–?) сөйләтеп язып алынган истәлектә укыйбыз (вакыйга Уральскида бара): “1905нче ел восстаниесе алдында Тукай бу восстаниенең буласын ничектер белә иде, әллә сизенә иде. Восстание көнне халык белән бергә Тукай белән без дә урамга чыктык һәм читтән генә карап йөрдек. Бервакыт казаклар демонстрацияне тарата, ә халык кача башлады. Без дә Тукай белән качтык. Бик тыгыз килгәч, Функ дигән сәүдәгәрнең магазины баскычы астына качып, урам тынычланганчы шунда тордык. 1905нче ел восстание бастырылгач та, без (мин һәм берничә приказчик) Тукайның бүлмәсенә йөреп тордык. Кичләрен утыра, сөйләшә идек. Восстание бастырылуга карамастан, Тукай тагын да революция булуына ышана иде. Ул: “Байлар бетәргә тиеш”, – ди иде. Тукай бер көн безгә мондый тәкъдим ясады: “Без, – диде Тукай, – 50шәр тиенләп булса да акча җыйныйк, шул акчага револьверлар алыйк, кирәк булыр” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Яучы Кәрим Әмиригә (1893-1962) 1946 елның 19 февралендә Габдулла Гаделшин (?–?) исемле кеше шулай сөйли: “Болай сөйләшеп утырганда да әдәби мәсьәләләр белән бергә сәяси темаларга сөйләп йөри башлады һәм кайбер вакытны, шәкертләр иптәшләре белән бергә җыелудан файдаланып, сөйләшеп утыруны сабраниә төсенә кертеп җибәрә иде дә, тәрәзәләргә юрганнар каплап, революционерларның көрәше, байларның эксплуатациясе турында сөйли иде” “Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Г. Тукайның ниндидер фиркаләргә мөнәсәбәте мәсьәләсенә килгәндә исә, Уральскида ук иң якын дусты булган Габдулла Кариев (1886-1920) ул хакта болай яза: “Тукаев шул кышны дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде, вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре “Тавыш” газетасында басылды.
Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин китапларын алып “Казан” нумерларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде илә уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен, полиция китапларымны алып китте. Үземне бер кич частьтә кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре берлә араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек” (“Мәктәп” журн.1913. № 4).
Г. Тукай 1912 елның язында Петербургка баргач, ул вакытта медицина институты студенты, киләчәктә сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе булачак Шәриф Манатовка (1892/93-1936) үзенең социализмга карашларын шулай аңлата: “Шулай да социализмны тормышка татбикъ (яраштыру) кылган тәкъдирдә дә инсан сәгадәттә (бәхеттә) яшәр дип инана алмыйм. Безнең өчен иң тугры вә иң файдалы юл – милли булу, урта юл илә барудыр”, – диде. Бу хакта арамызда бераз сүзләр булып үткәч, шагыйрь көлемсерәп: “Мин үзем социалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен”, – диде” (“Сибирия” газ.1913. 26 май).
Г. Тукайның дингә карашы турында сүзне артык озынга сузмыйча, әүвәл замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә игътибарны юнәлтик: “Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?” – дип сорагач, Тукай: “Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә (вакытта), диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятьләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятьнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын”, – диде” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Киләчәктә сәясәтче, тарихчы, тюрколог булып танылачак Әхмәтзәки Вәлидигә (1890-1970) болай дигән: “Ишаннарны инде бик күп сүктек. Син ни әйтсәң дә әйтерсең, әмма мин соңгы вакытта яхшы ишаннарда халыкның рухы илә бер мөнәсәбәт күргәндәй булам” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015,
1 т.).
Гомеренең ахырында ул үзенең язган әсәрләренә дә тәнкыйди карый башлый. Бу хакта янә Ш. Шәрәф истәлегенә мөрәҗәгать итик. Ул шулай яза: “Тукай берлә озак утырышуымның иң соңгы, вафатыннан кырык көн кадәр мөкаддәм (элек), “Мәгариф” көтепханәсе тарафыннан булган сорау буенча, үзенең бөтен язган шигырьләрен бер тәртипкә тезеп, бәгъзы йирләрен төзәтеп, “Мәҗмугаи асәр” бастырырга хәзерләнгән вакыты иде. Шул вакыт бәгъзы шигырьләрен бозып, төзәтеп: “Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми, халыкның дини яки милли шогурларына (аңнарына) тукына торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм, шунарга күрә “Исабәт” чыгаручыга каршы да бер шигырь язып ташлаган идем”, – диде” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Г. Тукай балалар өчен шигырьләр язган икән, анда укырга, белем алырга, эшкә өйрәнергә өндәүләр яңгырый икән, “Яңа кыйраәт”, “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дигән китаплар төзеп бастырган икән – бу әле ул чын мәгънәсендә педагог булган, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән дигән сүз түгел. Әгәр без мондый аңлау белән гамәл кылсак, ХХ гасыр башындагы татар “педагогларының” санына-исәбенә чыгу мөмкин булмас иде.
Гомумән, югарыда әйтелгәннәр турында сүз барганда, профессор И. Нуруллинның моннан байтак еллар элек язылган, әмма актуальлекләрен хәзерге вакытта да югалтмаган “Шагыйрьне өйрәнү юлында” (“Казан утлары” журн. 1966. № 3), “Ближе к истине!: Критические заметки на полях одной книги” дигән мәкаләләренә (“Сов. Татария. Газ.1986. 16 нояб.) генә игътибарны юнәлтү урынлы булыр иде.
Ниһаять, биредә тагын бер четерекле мәсьәлә хакында беркадәр аңлатма бирү сорала. 1917 елга кадәр һәм аннан соң да Г. Тукай турында дөнья күргән истәлекләрдә, мәкаләләрдә шагыйрьнең яшьли авырып вафат булуы хакында төрле фикерләр әйтелгән. Берәүләр аны комсыз наширләр талады дисә, икенчеләр исә аның вакытсыз әҗәлендә байларны гаепләде, хәтта халык адресына да “таш атты”. Әлбәттә, аңа ярдәм итмәгәннәр түгел, иткәннәр. Бу турыда истәлекләрдә дә ачык әйтелгән. Мәсәлән, фабрикант Хәсән Акчуринның (1866-1916) 1908 елда Г. Тукайны Саратов губернасындагы Гурьевкадагы үзенең фабрикасына чакырып китереп кунак итүе күптән мәгълүм факт. Шагыйрьне Петербургка табибка күрсәтү максатыннан оештырылган сәфәрнең матди ягын сәүдәгәрләр Салих Гобәйдуллин (1867-1935), Мөхәммәтсадыйк Галикәев (1847-1919), Сөләйман Аитов (1862-1922), нашир Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1934), дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди (1857-1921) күтәрешкәне мәгълүм. Г. Тукайның якын дусларыннан берсе Хәбибрахман Зәбири (1881-1942) бу мәсьәләгә ачыклык кертү уңае белән матбугатта 1914 елда ук чыгыш ясый. Ул, Тукайның Казанда мохтаҗлыкта яшәвеннән зарланганны күреп, Ырынбурга “Вакыт” гәзите мөхәррире Фатих Кәримигә (1870-1937) 1908 елның 7 мартында ярдәм итүне сорап хат яза. Шул ук елның 15 мартында “Ашау, эчү, фатир үземнән булып 40 сум жалуния бирелер” дигән уңай җавап та ала. Җәй көннәрендә аның Ырынбурга бару нияте булган. Мәсәлән, Габдрахман Дәүләтшинга (?–?) шул елның 9 июнендә язган хатында шундый юллар бар: “Ошбу көннәрдә Ырынбурга хат яздым. Анда барсам, баргач та акчаңызны йибәрермен”. 23 июньдә Фатих Әмирханга (1886-1926) язган хатында да үзенең шул ниятен белдереп, киңәш сорый: “Ырынбурга Фатих Кәримев чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә мөгайян (билгеләнгән) эш булуы һәм серьёзный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Нишлим? Барыйм микән?”.
Әмма Тукай, Х. Зәбири язганча, “...Фатих Әмирхан һәм Вафа Бәхтияровлар берлә бергә бик хозур итеп дачада торачакларын төшенеп, шул кызыклардан айрыласы килмәвен сәбәп итеп Ырынбурга бармаска була”. Бу төп сәбәп булганмы, юкмы, анысы икенче мәсьәлә.
Журналист Габдерахман Фәхретдинов (1887-1937) язмасында да кызыклы факт теркәлгән. Алтын приискалары хуҗасы, эшкуар Шакир Рәмиев (1857-1914) Тукайны үз хисабына Кырымга җибәрергә карар кылып, Казандагы бер кешедән бу тәкъдимне Тукайга җиткерүне сораган. Билгеле булганча, ул кеше шагыйрьнең якын дусларыннан берсе Габдулла Гыйсмәти (1883-1938) була. 1912 елның апрель башларында “Свет” номерларында бу хакта ике арада булган сөйләшү турында ул шулай яза: “Кырымга баруның яраганлыгы исбат ителде. Моңа күндек”. Әмма шагыйрь аңа шундый шарт куя: “Син барсаң гына ул якка барам, башка кеше белән китү ихтималым юк” (“Йолдыз” газ.1914. 2 апр.).
Г. Гыйсмәтинең язуына караганда шагыйрьнең “иганә рәвешендә акча алуны яратмаганлыгы” да мәгълүм. Кыскасы, бу четерекле мәсьәлә хакында фикер йөрткәндә кайбер даһи иҗатчыларның яшәү рәвешен, холкын да исәпкә алырга кирәк.
“Шәһри Казан” гәзитенең 2001 елгы 13 июль санында тарих фәннәре кандидаты Марат Фәйзрахмановның “Тукай мәхәббәте” дигән мәкаләсе басылып чыга. Анда шулай язылган: “Габдулла Тукайның Зәйтүнәне өзелеп яратуы, ниһаять, кызның әти-әнисенә дә билгеле була. Зәйтүнәнең әнисе турыдан-туры бу турыда ишетү белән: “Баланы авылда калдырасыбыз юк. Әнә, Уфага Тукай Мәҗит Гафури янына килгән, ала диген, ярәштек диген, ал да кайт, атасы!” – дип, эшне бик каты һәм кыска тоткан” (!). Беренчедән, Г. Тукайның Уфага 1912 елда килүе мәгълүм. Икенчедән, Зәйтүнәгә алты яшь вакытта, ягъни 1899 елда ук әтисе Хәйдәр абзый вафат була.
Мәкалә белән танышуны дәвам итәбез: “Уфада “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң Зәйтүнә Бишенде авылы мәдрәсәсенә мөгаллимә итеп билгеләнә. Әтисе аны Уфага Тукайга ярәшергә алып бара. Ләкин бу көннәрдә шагыйрьнең кабат авырып китүе Зәйтүнәнең әтисенә бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирми. Зәйтүнә кабат мәдрәсәгә, Бишенде авылына (аның кайсы төбәктә икәнлеге әйтелми. – Р. И.) кайтып, мөгаллимә хезмәтен башкара тора. Габдулла, ни сәбәптәндер, терелгәч, Бишенде авылына Зәйтүнәне кияүгә чыгарга сорарга килми”. Моны бары тик шагыйрьнең үз сүзләре белән шәрехләү урынлы булыр. Мондый хәлнең “булганы юктыр гомер...” Алга таба тагын да сәеррәк мәгълүмат китерелә: “Соңыннан билгеле булганча, Зәйтүнә кияүгә чыккач, ул (Тукай. –
Р. И.) онытылып Әминәне ярата башлый. Ул... Әминәнең онытып калдырган перчаткаларын үбә, редакциядә күңелләре йомшап, елап җибәргәндәй була. Ә үзе аның белән очрашудан качып йөри”. Зәйтүнәнең улы, язучы Атилла Расих (1915-1996) әнисе белән әтисенең өйләнешү вакыйгасы турында шулай яза: “Туй мәҗлесләре бик тантаналы рәвештә уза. Ул [мең тугыз йөз] ундүртенче елның җиденче февралендә була, унөченче февральдә әни кияү йортына күчеп китә” (“Ишан оныгы: Роман-истәлек, беренче китап”) (1996). З. Мәүлүдованың истәлек дәфтәрендә моны ныгыта торган өстәмә дәлил теркәлгән: “1914 сәнә, июнь башлары, минем никахыма да 4 ай була инде” (Күрс. китап).
Башкортстан Республикасы Туймазы районының Югары Бишенде авылы кешесе, укытучы Әнвәр Низаметдинов “Казан утлары” журналының 1996 елгы 4нче санында бастырган мәкаләсендә шулай яза: “Менә шушы авылда (Каран Бишенде) 1901нче елда кирпечтән салынган мәдрәсә ачыла. Уфада “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, авыл бае Зиннәтулла улы Мөхәммәтша, аның хуҗасы була. Үзе белән бергә укыган шәкертләрдән мөгаллимнәр чакырта, араларында Зөләйха (!) исемле мөгаллимә дә була”.
Ләкин язгы бер көндә “Челтерәп кыңгырау тавышы ишетелә һәм ат җигелгән кошовка капка төбенә килеп туктый”. Аннан кыска сакаллы бер кеше төшә. Ул Зөләйханы Уфага алып киткән икән. Аны Габдулла Тукайга ярәшкән булганнар, ди. ...Шулай итеп, Мөхәммәтша мулла дүртенче абыстайдан колак какты, күзе бик тә кызган иде. Ә чынында менә ничек булган: Зөләйханың әнисе бу турыда ишетү белән: “Баланы авылда калдырасыбыз юк. Әнә, Тукай Гафури янына килгән, ала диген, ярәштек диген, ал да кайт атасы! – дип, эшне бик каты һәм кыска тоткан” (“Шәһри Казан” газ. 2006. 14 апр.).
Мәкаләдә Г. Тукайның тагын бер “мәхәббәте” бәян ителә: “Ул... Әминәнең онытып калдырган перчаткаларын үбә, редакциядә күңелләре йомшап, җылап җибәрердәй була. Ә үзе аның белән очрашудан качып йөри... Әминә авыл укытучысы булып Казаннан китә. Габдулла Тукай нык кайгыра, уйлана, ни эшләргә белми... үз-үзенә кул салмакчы була”.
Журналист Замир Низаметдинов (1948-2017) “Шәһри Казан” гәзитенең 2006 елгы 14 апрель санында дөнья күргән “Тукай – мәңгелек һәм үлемсез” исемле мәкаләсендә вакыйга Югары Бишенде авылына күчерелә. Автор бу мәгълүматны Югары Бишенде авылы кешесе Әнвәр Низаметдиновтан ишетүен белдерә.
2012 елда “Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты” дигән җыентык басылып чыкты. Язучы Мирсәй Гарифның андагы “Башкортстанда Тукай эзләре” дигән язмада сүз шагыйрьнең хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районындагы Аблай авылына, Бәләбәй якларына сәфәрләре турында бара. Хосусан, анда шундый мәгълүмат белән танышабыз: “Габдулла Казанга кайткач, иптәшләреннән сорашып, Зәйтүнәнең инде ярты елдан артык Бишенде мәдрәсәсендә мөгаллимә булып эшләвен белә. Их дөнья, аның сөйгәне шагыйрьдән һаман ераклаша. Ул инде эш эзләп Бәләбәй өязенә дә барып җиткән. Тукай, географик карта алып, Бәләбәй шәһәренең Аксаково станциясеннән унөч кенә чакрымда урнашканлыгын белә. Ә өяздән Бишендегә тагын туксан чакрым барасы юл икән әле”. Без тарихчы мәкаләсендә “Зәйтүнә Бишенде авылы мәдрәсәсенә мөгаллимә итеп билгеләнә” дип укыган идек бит, ә биредә ул Бәләбәй өязе буйлап үзе эш эзләп йөргәнлеге (!?) ачыклана. Автор тагын озак еллар мәктәп директоры, аннары авыл Советы рәисе булып эшләгән Сылу Якупова-Булатованың әнисеннән ишеткәннәрне дә китерә: “Сылу апаның сөйләвенчә, аның әнисен Зәйтүнә мөгаллимә укыткан. Кызлар җыеп, ул дин дәресләре генә бирмәгән, ә гомум яшәеш фәлсәфәсен дә сеңдерергә тырышкан. Табигать кочагына алып чыгып, күп кенә мәгълүматлар биргән, файдалы үләннәр эзләгәннәр, чишмәләрне төзекләндергәннәр. Әлбәттә, кыз балалар апаларыннан кул эшләренә дә өйрәнгән, мөгаллимәнең матур итеп үзе теккән күлмәкләренә хәйран калып, сокланып йөргән”.
Моны ул “Мәңгелек мәхәббәт (Тукай белән Зәйтүнә хикәяте)” (2006) дигән китабында да кабатлый. Ләкин анда кайбер сәеррәк өстәмәләр дә күзәтелә. Мәсәлән, мәдрәсә хуҗасы, мул тормышта яшәүче Мөхәммәтша мулла “Мал-туар күп тота. Атлар, сыерлар, дуңгызлар – берничә абзар кош-корт та бар”. Мулла йортында дуңгызлар – әстәгъфирулла!
Чыганаклардан күренгәнчә, З. Мәүлүдова ул якларда бөтенләй булмаган.
М. Гариф Аблай авылында Нәфига Габдуллинадан Г. Тукайның шушы авылга килүе турында сөйләгәнен ишеткән һәм “документаль рәвештә хат белән җибәрүен” үтенгән. Хаттагы “Безнең Аблай авылында 1913 елда Габдулла Тукай булган” дигән җөмләне укыгач та, бу хакта алга таба сүз алып баруның кирәге юклыгы аңлашыла.
Матбугатта басылган мәкаләләрдән күренүенчә, Г. Тукай Аблай авылында бер тапкыр гына булганга охшамаган. Флюра Әхмәдуллина исемле автор шулай яза: “Башкортстандагы Аблай авылына кымыз белән дәвалану ниятеннән Габдулла Тукай килә, урта хәлле крестьян Әгъләм абзыйлар гаиләсендә яши. Кымыз бияләре исә авылыбыздан биш чакрым ераклыктагы “Якты күл”дә була. Авыл старостасы безнең әтигә Габдулла Тукайны иртә-кич көн саен ат белән шунда алып барырга куша. Шулай итеп, алар ике атна чамасы аралаша, тарантаста җилдерә... Тукай авылыбыздан киткәндә, әтигә рәхмәт йөзеннән, китапларын да бүләк иткән” (“Ватаным Татарстан” газ. 2022. 9 апр.).
Моңа кадәр миңа билгесез булган бу мәгълүматны дикъкать белән укып чыккач, шундый сораулар барлыкка килде: ә бу хакта берәр язма истәлектә хәбәр бармы, Г. Тукайның ул вакыттагы физик халәте аңа Уфадан ерак араларга ат арбасында яки чанасында шул дәвернең юлларында йөрергә мөмкинлек биргәнме һәм башкалар, һәм башкалар...
Г. Тукайның Уфага сәфәре турында тулы һәм иң ышанычлы язма истәлекләрнең берсе “Сабах” көтепханәсе бүлеге мөдире Х. Зәбиринеке. Әмма анда шагыйрьнең шәһәрдән авылларга чыгып йөрүе хакында бернинди дә мәгълүмат китерелми. Андый хәл булса, мотлак теркәп калдырыр иде. Чөнки ул, язмасыннан аңлашылуынча, Г. Тукай өчен үзендә зур җаваплылык тойгысы кичергән. Бу турыда ул болай яза: “Мәҗит Гафури һәр көнне килә. Ике шагыйрь рәхәтләнеп көн үткәрәләр. Бу турыда Мәҗитнең истәлекләре булганлыктан, артык язуны кирәксенмим, тик шуны гына әйтеп узам: мин аларның тыныч кына, тәмләп кенә шунда утыруларын тели идем. Шәһәргә чыгып уралып йөрсәләр кирле-кирәкмәгән кешеләргә очрап, Тукайның кәефен җибәрә торган берәр вакыйга булмас дип куркына идем” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Г. Тукайны поездга утыртып Петербургка озатканда да ул җитди хәстәрлек күрә: “...Мин вокзалга озатышып Мәскәүгә тугры бара торган поездга билет алып бирдем. Эстәрлетамак сәүдәгәрләреннән бер кеше Мәскәүгә кадәрле карап барырга һәм анда Николайски вокзалда озатып йибәрергә дә өстенә алды”.
Уфада Кәримев-Хөсәеневләрнең “Шәрекъ” китапханәсендә эшләгән Г. Вәлиев (?–?) исемле кеше Петербургта йөреп кайткан Г. Тукайның халәтен болай тасвирлый: “Мин аны “Сабах” китапханәсенең шул арткы бүлмәсендә күрәм һәм күрешү белән эсселе-суыклы булып киттем. Чөнки Тукай мин күргән, 1907-[1]908нче елларда Казанда күргән, сөйләшкән, көлешкән ачык йөзле, шат күңелле Тукай түгел. Ул бөтенләй үзгәргән, бик ябык, хәлсез, рухсыз, өмидсезлеге йөзенә чыккан. Бик еш йөткерә, күзләрен бер йиргә терәп озак карап тора, бик әз сөйли. Шуның өчен күрешеп, хәл-әхвәл сорашу белән сүз бетте. Аның Троискигә китеп барышы икәнлеге миңа билгеле иде.
Тукайны бу хәлдә күрү миңа бик авыр тоелды, аның соңгы вакытларда “Теләү бетте”, “Исемдә” вә “Васыятем” шикелле өмидсезлек җырлары җырлый башлавының нәрсәдән икәнлеге аңлашыла иде” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.). Х. Зәбири дә үзенең истәлегендә шулайрак яза: “Ниһаять, Габдулла әфәнде Петербургтан 2–3 һәфтә (атна) соңра әйләнеп тә кайтты. ...Гаять дәрәҗәдә ватылып... сәламәтлеген тагын югалта төшеп кайтты”.
Чөнки Петербург университеты табибы А. Р. Поль (1876-1923) ачыклаганча, Г. Тукайда туберкулезның инде соңгы дәвере булып, үпкәсенең бер ягы череп бетеп, икенче ягының да яртысы гына кала. Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә тын алып тора.
Г. Тукай Петербургтан Уфага кайткач, канын анализга тапшыру да проблемага әверелгән була. Моны без аның Кәбир Бәкергә (1885-1944) юллаган хатындагы менә шул юллардан укып беләбез: “...Уфа докторына кан тәхлилле тугрысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бер кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә анда микроб булган тәкъдирдә дә аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Җүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты”.
Г. Тукайның сәламәтлеге 1912 елда ул әле Казанда вакытында ук начарланган була. Журналист Гариф Латыйф (1886-1962) шагыйрьне кайгыртып табибка алып баруы турында болай яза: “Бер вакыт мин аны врач Зарницын квартирасына алып бардым. Ул туберкулез авыруларын дәвалый торган оста врач иде. Бер вакыт врач Зарницын “Шәрекъ клубы”нда туберкулез авыруы һәм аңа каршы көрәш турында лекция укыган иде.
Зарницын Г. Тукайның күкрәген тыңлап карады, кайбер дарулар алырга рецепт язып бирде. Май, сөт һәм башка туклыклы азыклар ашарга, күбрәк яхшы, саф һавада йөрергә киңәш бирде” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Г. Тукай белән Уфада турыдан-туры аралашкан икенче шәхес, Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури (1880-1934) да үзара очрашулары турында шактый тәфсилле истәлек калдырган. Ул да шагыйрьнең пайтәхеттән бик йончып кайтуын һәм аның шәһәрдән башка беркая да бармавы турында болай яза: “Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере “Сабах” көтепханәсенең артындагы бүлмәдә үтте”.
Шагыйрьнең сәфәрләре турында язма чыганаклардан тагын берсе – үзенең “Мәкаләи махсуса” дигән язмасы. Анда да аның Аблай авылы, Бәләбәй тарафларында йөргәнлеге хакында бернинди дә мәгълүмат китерелми.
Моннан байтак еллар элек миңа Г. Тукайның хәзерге Башкортстан Республикасының Борай авылында кунакта булганлыгы турында да ишетергә туры килгән иде. Бу хосуста шунысын да онытмыйк: Уфа белән ике ара ике йөз чакрым тирәсе. Имеш, ул анда мунча кергәндә чабынган вакытында (!) миллек (себерке) түшәмдәге ярыкка кысылып калган. Шагыйрь кайда да, хәтта, ләүкәдә дә шагыйрь инде. Тиз генә “Җен тотты” дигән шигырьне иҗат итеп тә куйган. Дөрес, андый шигырьнең булу-булмавы әлегә татар әдәбияты гыйлемендә мәгълүм түгел.
Матбугатта Г. Тукайның хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән районындагы Мулла Иле авылында 1910 елда Гыйззәтулла Галиәкбәров (1885-1911) исемле муллада кунакта булганлыгы турында мәкалә басылды (“Ватаным Татарстан” газ. 2015.15 авг.).
Шагыйрьнең хәзерге Арча районындагы Күпербаш авылына еш кына кайтып йөргәнлеген, Әминәгә (!) мәхәббәтен “раслаучы” язмалар да дөнья күрде.
Рәйсә Биккулова-Яркәева исемле автор әтисе Миргасыймның Г. Тукайны җирләүдә катнашуы турында язып чыкты (“Кызыл таң” газ. 2000.
1 март). Әмма мәкаләдәге шундый юллар уйланырга мәҗбүр итә: “Җирләү һәм дини йолалар тәмамлангач та, бер кеше дә урыныннан кузгалмады. Алар елый-сыктый моңланып, җыр башладылар”. Хәтта, җырның бер куплеты да китерелә. Башка халыкларда ничектер, әмма мөселман каберстанында җырлау кебек гореф-гадәтнең юклыгы тәгаен мәгълүм.
Билгеле ки, Г. Тукайның сәламәтлеге Уральскидан Казанга кайтканда ук инде яхшыдан булмый. 1907 елның сентябрь ае ахырында аны беренче булып каршылаган кеше, “Йолдыз” гәзитендә редакция-кантур мөдире, хисапчы, Галим (Галимҗан) Әмирхан (?–?) бу хакта болай яза: “Мәрхүм Тукай Казанга килгән көннәрдә төсенә карап, туп-тугры Тукай арыган, Тукайга яхшы тәрбия кирәк, яхшы ашау кирәк, яхшы һава кирәклеге күренеп тора иде. Чөнки Тукайның кечкенәдән ятим булып үсүе, мәдрәсә, типография, ачлы-туклы тормышлар Тукайны шул хәлгә китерергә тиешле булгандыр. Бәлкем әллә ул Казанга килгәндә үк үзен яшьлек дәверендәге авыр-начар тормышлары аңа яшерен хәлдә туберкулез оялап өлгергән булгандыр.
Шул хәлдә бер ялгыз, гаилә тормышы рәхәтен күрмәгән, ата-ана тәрбиясен бөтенләй белмәгән, вакытында җылы-кайнар ашы, чәе, тәмле чәй ашлары күрмичә фәкать кагылган, шунда фәкать хәрчәүник-ысталавай ашлары белә тукланып тору, аны да вакытында ашамау, эчмәү аның бар сәламәтлегенә зарар итте” (“Тукай – ядкярләрдә” (2015, 1 т.).
Биредә китап һәм мәкалә авторларына хосусан нинди дә булса кискен дәгъва белдерү максат итеп куелмады. Алар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм иҗат эшчәнлеге белән кызыксына, эзләнә. Бу юнәлештә алып барган изге гамәлләре бары тик һәрьяклап ихтирамга һәм игътибарга лаек. Минем бурыч исә бары тик язма чыганакларга (истәлекләргә) нигезләнеп, куелган мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертергә омтылыш ясау иде. Ә тиешле нәтиҗә чыгару һәркемнең үз эше.
Моны язучы һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакый (1878-1954) тагы да элгәрерәк алдан күреп, болай язган: “Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр. Бөтен хәшәрәтләр аның төрле тарафында, төрле төстә җыелып: “Без Тукай берлән икәү...” дигән хиссиятне калдырыр өчен әллә никадәр маташачаклар. Берсе: “Шәкертем Тукайга әйттем”, – дип йөриячәк. Берсе: “Без Тукай дуст берлән кочаклашып, табигатьне карап ләззәтләнә идек; Берсе: “Мин Тукай килгәч: “Син бит, Габдулла, миннән азрак сабак укымадың, менә минем фәлән мәкаләмне укы әле, фәлән китабымны моталәга (берәр мәсьәләне төрле яктан тикшереп хөкем чыгару) ит әле”, –− дип әйттем”, − –дип мактаначактыр. Бу табигый бер эштер. Авыл Сабан туенда батыр калган егетнең кодасы, кодачасы күбәйгән кебек, тормыш тартышында да шундый ихтирамны алган кешенең дусты, хәлфәсе, туганы, җан дусты күбәячәге дә билгеледер. Тукай да шулай булачактыр.
Аның хакында дөрест, ялган әллә никадәр сүз сөйләнеләчәк. Әллә никадәр юллар язылачактыр. Ләкин шул сүзләр, шул язулар арасында көнче кешеләргә азык булырлык бик күп материал табылса да, шуларның начар тәэсире мәктәбемезгә керергә тиеш түгелдер вә сыйныф балаларымызның күңелендәге матур, пакь шагыйрь Тукай дигән идеалын пычратмаска, керләтмәскә тиештер” (“Ил” газ. 1915. 24 март).
Г. Тукайның замандашы Камал Фәхретдиновның (?–?) шагыйрьгә багышланган мәкаләсендәге кайбер киңәшләренә игътибарны юнәлтү артык булмас дип уйлыйм: “Минем әйтергә теләгән сүзем дә әнә шул кешеләрдән ишетеп язучылар хакында. Чөнки соңгы вакытта матбугат сәхифәләрендә “язып алдым”, “кешеләрдән ишеттем” кебек сүзләр еш кына күренә башлады. Хәтта: “Бу Тукай җырлаган җырлар” кебек риваятьләргә бик саклык белән карарга кирәктер... Әнә шул “язып алучыларга” һәм “фәлән кешедән ишеттем”нәргә бик саклык белән һәм җитди күзлектән карап эш итәргә кирәк” (“Кызыл таң”. газ 1966. 26 окт.).
Рәсем сәнгатендә дә Г. Тукайны тасвирлауда төгәлсезлекләр юк түгел. Мәсәлән, театр рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Госман Абдулов (1922-2010) “Нәни Тукай Печән базарында” (1997) картинасын кыш көне итеп сурәтләгән. Чыганакларда язылганча, вакыйга җәй айларында була. Бу хакта Фәрхәт Зыятов шулай яза: “Бу картинаны ясарга алынганчы, Тукай турында язылган әсәрләрне, истәлекләрне укып кына чыгасы ит югыйсә. Шулай булса, җәй көне чана җикмәүләрен, тун кимәүләрен генә белер иде!” (“Казан утлары” журн. 2011. № 4). Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр: булачак шагыйрь әлеге вакытта Тукай буларак түгел, ә Габдулла исеме белән билгеле. Бу мәсьәлә үзе бер зур тема, шуңа күрә биредә аңа киң һәм тирән итеп тукталу мәгъкуль күрелмәде.
Әдәби әсәрләрдә Г. Тукай турында урын алган аерым төгәлсезлекләргә яки җитешсезлекләргә бары тик драматург Туфан Миңнуллин (1935-2012) гына тәнкыйди карады булса кирәк. “Без китәбез, сез каласыз” исемле пьесасының беренче вариантына карата шулай язып чыкты: “Акчуриннар белән саубуллашканда аны кырысрак итеп сурәтләдем. Өстәвенә, үзенә шагыйрьне кунакка чакырган Хәсән Акчурин шәхесен сурәтләүдә дә хилафлык киткән. Ярый әле исән чагымда ялгышымны төзәтеп өлгерәм. “Без китәбез, сез каласыз”ның финалын төзәтеп яздым. Үземнең китапханәмдә саклана торган унтомлыкта пьесаның үзгәртелгән варианты саклана” (“Казан утлары” журн. 2011. № 4).
Шулай, халык әйтемнәре күп гасырлык яшәү тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килгән һәм кире каккысыз дәлилгә әверелгән.
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.