Башкортстанның визит карточкасы – Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры фестиваль тамашачыларына һәм кунакларына "Восток – дело тонкое" программасының премьерасын тәкъдим итте. Сәхнәдән Башкортстан, Татарстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан композиторлары әсәрләре, шулай ук Төркия сериалларыннан танылган темалар яңгырады.
Концерт программасыннан тыш, коллектив җитәкчесе Ринат Мөхәммәтҗанов «Яшьләрнең мәдәни маршрутларын һәм концерт-тамаша һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренә керү нокталарын формалаштыру» темасына панель дискуссиядә катнашты.
Катнашучылар яшьләрне мәдәни тормышка җәлеп итүнең актуаль алымнары, хезмәттәшлекнең яңа форматларын үстерү һәм төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Фото: пресс-службой фестиваля "Притяжение музыки"