Ил тарихында беренче тапкыр ике поезд составы - "Владивосток - Мәскәү" һәм "Севастополь – Мәскәү" – бер-берсенә каршы юл тотачак. Көнчыгыш маршруты 25 шәһәрне, Көньяк маршруты – 19 шәһәрне, шул исәптән Уфаны да үз эченә ала.
Уфага Самара һәм Саратов өлкәләреннән кунаклар киләчәк: Д. Д. Шостакович исемендәге Самара академия опера һәм балет театры.
Самара курчак театры, "Грань" драма театры, "Парафраз" ансамбле, Вольск шәһәре драма театры.
Республика театрлары «Театр поезды» кысаларында М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры, М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры , Урыс драма театры, «Нур» театры, Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры катнаша.
Театр поездының тантаналы очрашуы 8 июньдә 8:50 сәгатьтә Уфа тимер юл вокзалының көтү залында була.
Фото: ufa.aif.ru