Күптән түгел Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе үзенең 55 еллыгын билгеләде. Шушы гомер эчендә меңләгән бала музыка дигән гаҗәеп серле дөньяга атлап кереп, күңелләрен баеткан, сәләтләрен арттырган, белем алган, акыл туплаган. Бусагадан курка-курка гына атлап кергән нәниләр күңелен яулап, җиңел булмаган шөгыльгә сөю тәрбияләү өчен монда эшләүче укытучыларга күпме көч салырга кирәклеген, мөгаен, алар үзләре генә беләдер. Бүген сүзебез әлеге мәктәптә 42 ел дәвамында музыка дөньясының ишекләрен ачып керергә ярдәм итүче Светлана Вәлиева хакында.
Светлана Виллюр кызы Ырынбурда туган. Әти-әнисе чыгышы белән Чакмагыштан булгач, кызчык җәйге ялларында картәнисе белән картәтисе янына кайтып йөри. Адәм баласын эчәр суы йөртә, дигәндәй, Светлана да булачак ирен нәкъ Чакмагышта очрата. Кияүгә чыкканчы ул Ырынбурдагы мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлый.
– Балалар бакчасына йөргәндә музыка буенча тәрбиячемә сокланып туялмадым. Ул фортепианода ничек уйнаса, мин дә аның хәрәкәтләрен кабатлап уйный идем. Инде музыка мәктәбенә укырга керергә теләгемне белдергәч, әнием миңа аккордеон классына укырга керергә тәкъдим итте. Ул үзе авыл кызы булганлыктан, гармун моңын ярата, үз итә иде. “Кызым, син аккордеонда уйнарга өйрән. Аның бер ягында нәкъ фортепианоныкы кебек клавишалар”, – диде. Мин әниемнең сүзен тыңлап, укый башладым һәм әйтергә кирәк, әлеге уен коралын беренче көннән яраттым. Бүген инде мин балачак хыялымны тормышка ашырдым – фортепианода да уйныйм, – ди Светлана Виллюр кызы.
Урта мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлар вакыт җиткәч тә Светлана әнисенең сүзенә колак сала һәм Ырынбурдагы мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә.
Тырыш, сәләтле кыз укуын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, кулына диплом ала. Ул чорда әле юллама буенча эшкә җибәрәләр. Сөйгән егете Чакмагышта булгач, кыз юлламаны шушы районга бирүләрен сорый һәм, әлбәттә, аның бу теләгенә каршы килмиләр. 19 яшьлек кыз Чакмагыш сәнгать мәктәбенә укытучы булып кайта һәм аккордеон классын ача. Светлана Вәлиева бу мәктәптә бердәнбер аккордеон укытучысы һәм инде аның 108 укучысы бар.
– Аккордеон классын алып барсам да, укырга теләүчеләр булса, баянда уйнарга да өйрәтәм. Андыйлар да шактый. Мәктәп уен кораллары белән һәрвакыт тәэмин ителде. Бу да нәтиҗәле эшләү өчен бик кирәк. Ә инде уңышларга ирешү өчен сәнгать мәктәбендә укучы баланың үзеннән һәм аның әти-әнисеннән дә бик күп тырышлык сорала. Уку елы башында ук ата-аналар белән җыелыш үткәрәм һәм тәү чиратта алар арасында аңлату эшләре алып барам. Беренчедән, укучының өйгә эшләрне башкарырга үз уен коралы булу мөһим, чөнки мәктәптә уйнаган белән генә алга китеп булмый. Икенчедән, әти-әни ягыннан балага контроль дә булырга тиеш. Музыка мәктәбендә шөгыльләнү күп көч, тырышлык таләп иткәнлеген һәркем белә. Һәр укучымның көндәлеге бар. Анда әти-әни дә баласы өйгә эш эшләгәнлеккә кул куя. Бу да баланы тәртипкә өйрәтә. Әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә нәтиҗә һәм уңышка ирешеп була, – ди Светлана Виллюр кызы.
Светлана Вәлиева укучыларын параллель рәвештә фортепианода уйнарга да өйрәтә. Бу инде аккордеонны тизрәк һәм яхшырак үзләштерергә, сольфеджио дәресләрен җиңел үзләштерергә ярдәм итә.
“Сезнең һөнәрдә иң авыры нәрсә?” – дигән сорауга Светлана Виллюр кызы болай җавап бирде: “Баланың шөгыльләнергә теләге булып та, мөмкинлеге булмау. Шуңа күрә дә өйдә дә уйнар өчен баланың әти-әнисенә музыка уен коралын булдыру шартын куям”.
Светлана Вәлиева укучылары өчен җан атып торучы остаз да. Һәр укучысы уңышларга ирешсен өчен күп көч сала. “Биюче бии-бии остара” дигән кебек, уен коралында уйнаучылар да уйный-уйный остара. Шуны истә тотып, Светлана Виллюр кызы укучылары белән төрле концертлар оештыра, алар балалар бакчасында, мәктәптә чыгыш ясый, сәнгать мәктәбендә узган концертларда да катнашалар. Әлбәттә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу да укучыларга чәм өсти һәм осталыкларын арттыра. Ә болар артында укытучының бәяләп бетергесез тырышлыгы ята.
Светлана Виллюр кызы элекке укучылары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Алар арасында укытучылары үрнәгендә инде үзләре дә балаларга музыка дөньясының могҗизалы ишеген ачучылар бар. Александр Квашук – Уфаның 8нче, Илнур Сәлимгәрәев 11нче балалар музыка мәктәпләрендә аккордеон классы укытучылары. Алар икесе дә зур уңышларга ирешкән остазлар булса, Андрей Нурмөхәммәтов Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты.
2024 елда Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеген тәмамлаучыларның “Безнең мирас” концерты оештырыла. Анда Светлана Виллюр кызының укучылары катнаша, укытучыларын зурлый һәм хөрмәтли.
Светлана Вәлиева укучыларына төрле яктан үрнәк күрсәтә. Әйтик, ул алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый һәм “Лада” ансамблендә уйный. Әлеге ансамбль Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ярдәме белән төзелгән һәм күптән түгел егерме еллыгын билгеләгән.
– Ансамбльдә чыгыш ясар өчен хезмәттәшләрем белән дәресләрдән соң шөгыльләнәбез. Беренчедән, бу безнең өчен кызыклы һәм үз өстебездә эшләү чарасы булса, икенчедән, укучыларыбызга үрнәк тә күрсәтәбез. Алар укытучысының оста чыгыш ясаганын күрә һәм үзләре дә шуңа омтыла, – ди Светлана Виллюр кызы.
Светлана Вәлиева гаиләсендә сөекле хатын, кадерле әни. Ул Радик Фәнваз улы белән кыз балага гомер бүләк итеп, аны олы тормыш юлына чыгарган. Бүген инде Диана үз гаиләсен корып, ире Илшат белән Камилла һәм Кәрим исемле балалар үстерә. Ә инде әни кешегә үз баласының уңышларын күрү, оныкларын үстерешү – иң зур бәхет.
Әйе, кеше якты дөньяга килгәч, аның кулына бихисап ишекләрнең ачкычы биреләдер. Кайсындыр ул үзе ачып керә, ә кайсындыр ачар өчен янында якын кешесе, укытучысы, остазы булу кирәк. Һәр укучысы өчен җан аткан, сәләтен, белемен мулдан өләшкән Светлана Вәлиева исә серле дә, могҗизалы да музыка дөньясының ишекләрен ачып керергә ярдәм итә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.