+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Безнең "Китап" Дмитрий Медведевка китап бүләк итте

Бу көннәрдә Башкортстан нәшрияты коллективы Мәскәүнең «Кызыл мәйдан» XII китап фестивалендә катнаша.

Безнең "Китап" Дмитрий Медведевка китап бүләк иттеБезнең "Китап" Дмитрий Медведевка китап бүләк итте
Безнең "Китап" Дмитрий Медведевка китап бүләк итте


Русиянең хәвефсезлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев күргәзмәдә булды һәм безнең стендны карады. «Китап» нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова Дмитрий Анатольевичка милли әдәбиятыбызның уникальлеге турында сөйләде һәм аңа истәлеккә «Бердәмлектә көч. Күпмилләтле Русия. Классиклар әсәрләре» китабын тапшырды.

Китап Радий Хәбировның халыклар бердәмлегенең, үзара ихтирам һәм Русиянең мәдәни мирасын саклауның әһәмияте турындагы кереш сүзе белән башлана.

Нәкъ менә шушы басма Уфада узган «Китап бәйрәме» ярминкәсендә «Урал батыр җирендә ел китабы» халыкара конкурсында Башкортстан Башлыгының махсус бүләген алды. Җыентык илнең ун республикасыннан: Башкортстан, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Марий-Эл, Мордовия, Саха (Якутия), Татарстан, Удмуртия, Хакасия һәм Чувашия язучыларының әсәрләрен берләштерә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас