

Мин бәхетле чорда үстем. Авылда. Һәр өйдә булмаса да, күп өйләрдә гармуннар яшәгән вакытта. Кешеләр бер-берсенә күмәк ашларга йөреп, анда гармун-баян моңнарына халык җырлары сузган чакта. Әтиемнең дә “Чайка”сы бар иде. Җырчы да булмады, профессиональ гармунчы да түгел иде, әмма “Чайка”ны кулларына алып, күрекләрен тартып җибәрсә... Авылдагы һәр концертта иң хөрмәтле кеше гармунчы булды. Шуңа да гармун моңы балачакның бер тәмле хатирәсе булып йөрәк түрендә урын алган.
Күпме генә вакыт узды, тик гармуннар хәзер авылларда да сирәк күренеш. Алары да, нигездә, өлкән буын вәкилләрендә саклана. Шәһәрне әйтәсе дә юк. Тынды гармуннар...
Шуңа күңел әрнеп йөргән чакта, Казан шәһәре урамында гармунчыларга тап булдым. Берничә гармунчы өздереп уйный, ә узып баручы очраклы кешеләр бу моңга кушылып җыр суза, биергә төшә.
Шул вакытта башка уй килде: ә Уфабызда мондый урам бәйрәмнәрен ник оештырмаска?
Бу хыял тормышка ашканчы, шактый вакыт узып китте. Нидән башларга? Ярар, гармунчыларны җыйдым, ди. Аларны урамга чыгарып бастырып кую гына түгел бит, ниндидер эчтәлекле чара уйларга кирәк.
Уйланулар, урынын, вакытын, форматын билгеләү эшләре белән тагын бер ел үтте. “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин бәйрәмне театр каршындагы Тукай һәйкәле янында үткәрү тәкъдимен хуплап, зур әзерлек эшләре башланды.
Оештыру комитеты төзедек. Аның составына үзем, “Роксана” радиосы алып баручысы Айгөл Фәтхетдинова, милләт дип янып йөрүче егет Илмир Шәйбаков керде. (Айгөл һәм Илмир белән быел кыш кына “Күңелле кыш” дип аталган Гаилә уеннары оештырган идек. Ул саф һавада, балалар һәм аларның ата-аналары катнашлыгында, уеннар уйнап, чәйләр эчеп, бүләкләр таратышып бик матур узды.) Әлбәттә, музыкаль уен кораллары белән эш итү нечкәлекләрен белү өчен киңәшкә гармун һәм баяннарда уйнау остасын да чакырдык. Халыкара “Татар җыры” конкурслары лауреаты, җырчы, композитор, шагыйрь Салават Әхсәнов, бик күп файдалы киңәшләре белән эшебезгә юнәлеш бирде.
Әйтергә кирәк, “Нур” театры артистлары үзләренең бай музыкаль сәләтләре белән аерылып тора. Җырлаучы, гармун-баяннарда уйнаучы артистлар күп “Нур”да. Шуңа исемлек баштан ук алардан туплана башлады.
Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәйхетдинов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айнур Баянов – алар тамашачыларны спектакльләрдә милли уен коралларында уйнап та әсир иткән талантлар. Еракка китмичә, спектакльләрдәге җырларын сайлап та алдык.
Әлбәттә инде, оста гармунчылар – театр оркестрында. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Юлдашбаевны оештыру комитетына керттек. Ул, теләсә нинди көйне бер ишетүдән тотып алучы бик оста музыкант буларак, чара вакытында берничә кеше белән берләшеп тә уйнады. Һәм бәйрәмгә үзенең ике укучысын – Нариман Сабитов исемендәге 1нче музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре Батырхан Мурзабулатов белән Роман Александровны әзерләде. Егетләргә җырлаучы актрисаларыбыз – Башкортстанның атказанган артисты Лина Ганиева һәм Гөлназ Кашапова җыр белән кушылды.
Элек театрыбызда эшләп киткән, хәзер дә артистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче җырчы Алина Дәүләтшина җыелучылар белән бергә “Туган тел” җырын башкарды. Әлбәттә инде, бу көнне бар җырлар да гармун моңы астында башкарылды.
Коллектив өчен яңалык өстәгән башкаручыбыз да керде исемлеккә. Театрның хуҗалык бүлеге начальнигы, шулай ук гармун-баян моңнарына гашыйк кеше Мияссәрә Садыйковага тәкъдим белән чыктык, һәм ул ризалыгын бирү генә түгел, чарабызда катнашу өчен өр-яңа гармун да сатып алды.
Әлбәттә инде, театр каршында эшләп килүче балалар студиясе дә чарадан читтә калмады. Студия тәрбияләнүчеләре Адель Галиева, Әмирә Латыйпова һәм Ясмин Юлъякшина башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләрен баян моңы астында яңгыратып, шагыйрьнең тууына 140 ел тулуны да янә бер билгеләп үттек.
Студия балалары шулай ук гармунга ияреп, татар халык җырын да башкарды.
Стәрлетамактан “Иркен” балалар үрнәкле гармунчылар ансамбленең катнашырга теләк белдерүе зур сөенеч булды. Төркем җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Галимҗанов бәйрәмебезгә ихлас теләктәшлек белдереп, шундук әзерлек эшләренә кереште. Яшь гармунчыларның сафка тезелеп, талантлы башкарулары беркемне дә битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. Радик Иркен улы үзе дә балалар чыгышын уйнап та, җырлап та дәртләндерде. Герман Шмидт, Нурислам Гобәйдуллин, Илнур Фәйзуллин, Александр Артемьев, Кирилл Вихляев, Зөфәр Котлыбаев, Эмир Якупов, Роберт Карамов – бу сәләтле егетләрне Уфада бик яратып калдылар. Ә дуэтта чыгыш ясаган Тимур Әһлиуллин белән Динислам Биккулов, алар да “Иркен” ансамбленнән, гармун моңын һәр күзәнәге белән тоеп уйнады.
Бәйрәмгә бер көн кала тагын бер катнашучы өстәлде. Ул да булса – 7нче музыка мәктәбе тәрбияләнүчесе, 13 яшьлек Ильяс Вилданов. Аның чыгышы башка милләт көйләреннән тупланып, бәйрәмгә килүче һәр милләт вәкиленә ихтирамыбызны чагылдырды.
Гаилә бәйрәме, дип карар кылгач, төрле буын вәкилләрен җәлеп итәргә тырыштык. Зубово бистәсеннән һәвәскәр гармунчы, халыкара конкурслар лауреаты Рәмзил Фәйзуллин аерым чыгыш ясаучылардан иң өлкән, тәҗрибә туплаган башкаручыларның берсе булды. Ихласлыгы, оста башкаруы белән күңелне арбады.
Ярмәкәйдә оста гармунчылар барлыгын электән ишетеп белә идек. Ә якыннан танышырга шушы чара вакытында насыйп булды. Бәйрәмебезгә Ярмәкәйдән ике коллектив килде: “Ярмәкәй егетләре” халык гармунчылар ансамбле һәм “Ак калфак” хатын-кызлар җыр ансамбле. Җитәкчеләре –Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар чакыруны шундук ихлас кабул иттеләр. Алар белән “Нур”ның эче дә, һәйкәл янындагы мәйдан да балкып, нур белән уйнаган төсле тоелды.
Әлбәттә, гармун булган җирдә, җырлар да, биюләр дә тантана итә.
Чарабызда катнашырга Уфаның 21нче лицее каршында эшләп килүче “Ләйсән” халык биюләре ансамблен чакырдык. Җитәкчеләре – Рәзидә Низаметдинова бик зур әзерлек эше алып барган, хезмәтенә бөтен җанын салганлыгы күренеп тора.
Тукай һәйкәле каршында милли киемнәрдә тип-тигез сафларга тезелгән яшь биючеләрне күреп, кемнәрнең генә йөрәкләре ярсып типмәде икән? “Ләйсән” белән беренче танышуыбыз булды һәм коллективны да, җитәкчеләрен дә бик яратып калдык.
Ә иң яшь катнашучыбыз, баянчы Салават Әхсәновның оныгы – 5 яшьлек Әскар Юлчурин башкорт биюен башкарып, күпне күргәннәрне дә “ах” иттерде. Уңышлар телибез Әскарга!
Хыялда җыелучыларны бәйрәм азагында гармунга биетергә исәп бар иде. Һәм шулай килеп чыкты да. Танылган игезәк гармунчылар, Башкортстанның атказанган артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар бәйрәмнең финал аккордларын үз кулларына, ә бәлки, үз гармуннарына алып, иң югары ноктада тәмамлады. Аларга кушылып җырладык та, биедек тә.
Чараны исә тел осталары – алда атап үтелгән Айгөл Фәтхетдинова һәм шулай ук “Роксана” радиосы алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Хәсәнов алып барды. Рөстәм, “Мунча ташы”ннан сагындырган образларга да кереп, бәйрәм дәвамында кешеләрне көлдереп тә алды.
Әйткәндәй, “Роксана” радиосы әлеге чарада зур составта катнашты. Алып баручы Эльвира Шакирова балаларга асфальтта рәсем төшерү бәйгесе оештырды, ә Рузилә Байкова һәм радио ветераны Илдар Ислами һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тордылар. “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләре чара турында халыкка алдан хәбәр җиткерделәр.
Чара барышында калфаклар тегү һәм чигү буенча осталык дәресләре узды. Бу күркәм эшне “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле Римма Әминева, остабикәләр Эльнара Уразмәтова һәм Илмира исемле яшь кызыбыз җитәкләде. Аларга җил-салкыннар тимәсен өчен Башкортстан Республикасы Татар конгрессының Октябрь районы бүлекчәсе, “Татарча фатирник” оешмасы вәкиле Яшьнәр Атамуратов палатка белән тәэмин итте.
Бәйрәмгә бәйрәм рухы өстәү өчен, иганәчеләргә мөрәҗәгать иттек һәм бер мөрәҗәгатебез дә җавапсыз калмады. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкиллеге, “Татарча фатирник” оешмасы китаплар һәм әсбаблар бүлде.
Айгөл Усманова Кейтерингы, “Заман” рестораны, “Вальдо” кафесы, “Зур бәлеш” һәм аны җитештерүче Лилия Галина, “Рәхмәт” бавырсагы һәм аны җитештерүче Ләйсән Кәшфи, “Не молоко кидс” балалар коктейльләре һәр катнашучыга җитәрлек тәмле ризыклар белән сыйласа, “Баян-лайн” кибете, Евразийский альянс “Союз здоровья” бизнес мәйданчыгы бүләкләр белән тәэмин итте.
Яшь гармунчыларны, сабый биючеләрне һәм җырчыларны дәртләндереп, телебезне, моңыбызны саклауга юнәлтелгән әлеге чараны Русиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышладык һәм, безнең карашка, ул бик уңышлы узды. Ә максат бер – гармуннарга игътибар артып, яшәешебезгә гармун моңнары янә кайтсын иде! Бу максатта бергәләп тырышыйк!
Айгөл Юлъякшина.