Бу хакта ул ТНВ каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында белдерде. Алып баручы соңгы тапкыр очрашу мөмкинлеге булса, Хәния Фәрхигә нәрсә әйтер иде дип кызыксынды.
- Мин хәтта сөйләшеп тә тормас идем, мин аның белән урыннарны гына алмашыр идем, мин аны бу якты дөньяда калдырыр идем, ә аның урынына үзем китәр идем. Мине эгоист дип санамасыннар, тик мин аның яшәвен бик телим. Ул тормыштан ләззәт алырга да өлгермәде, тормышны бик ярата иде. Бик күп эшләде, кешеләргә ярдәм итте. Аның бер көне гадәти өч көнгә тигез дип уйлыйм. Ул беркайчан да эшне яки ярдәмне кичектермәде, - диде Фирүзә Ибәтуллина. Аның сүзләренчә, җырчының үлеме алар өчен шок, көтелмәгән булган.
- Күпләргә түшәктә яткан туганнарын карау авыр. Ләкин миңа калса, алар бераз ятса яхшырак булыр иде, аның каравы без саубуллашырга һәм туганнарыбыз янында булырга өлгерер идек. Ә без хәтта аңга килергә дә өлгермәдек, - ди ул.
2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхи 57 яшендә үзенең туган авылы Югары Салаевкада, 87 яшьлек әнисе Фәния Азмөхәммәтова янына кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Фәния апа җирләгән дүртенче бала иде ул.