Ул Урал аръягындагы турның һәм концерт сезонының тәмамлануы турында хәбәр итте. Артист җәен ялга китә.
Әнвәр Нургалиев үз тамашачыларына җылы каршы алулары һәм ярдәм итүләре, шулай ук үз командасына эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Гастрольләр, сәхнә, команда — ул минем тормышымның зур өлеше. Монда барысы да бар: соклану, шатлык, борчылу һәм хәтта күңел кайту минутлары, ләкин нәкъ менә шул безне көчлерәк итә һәм бер-беребезгә якынайта.
Ул үзенең җанатарларына көз көне аларны яңа җырлары белән сөендерергә вәгъдә итте.