Фестиваль программасына декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, башкорт теле, милли кәсепләр һәм традицион аш-су белән танышу кертелгән иде. Чара кунаклары халык кәсепчеләре эшләнмәләре, авторлык бизәнү әйберләре, милли музыка кораллары һәм башкорт халык иҗаты үрнәкләре белән таныша алды.
6 июньдә узган сабантуй, шулай ук "Сыңрау торна" башкорт музыкасы фестивале үзәктә булды. Бу көнне килүчеләр өчен ярминкә һәм күргәзмә мәйданчыклары эшләде, шулай ук башкорт мәдәниятен тәкъдим итүче иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашлыгында зур бәйрәм концерты булды.
Фестиваль Русиянең төрле милләт һәм төбәкләре вәкилләре арасында мәдәни диалог һәм яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту мәйданчыгына әверелде, ул мәскәүлеләрнең ил халыклары традицияләре һәм мәдәнияте белән югары кызыксынуын раслады.
Фото: Башинформ