Аның әтисе вафат булды. Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә аңа соңгы рәхмәт сүзләрен язды.
Җырчының кызлары Гүзәл һәм Айгизә Галимовалар да үзләренең сәхифәләрендә картәтиләре белән хушлашты.
Мәскәүдә яшәүче Айгизә, бу авыр хәбәрне ишетү белән юлга чыккан.
«Картәтиебезне озаттык. Җәй көне авылга кайтуларыбыз, әбиемнең тәмле ашлары, картәтием белән машинасына утырып печән чабарга баруларыбыз, аның тальянда уйнаулары күңелемдә һәрвакыт яшәр.
Соңгы очрашуыбызда ул: «Синең туеңа кадәр яши алмабыз инде, шунысы бик кызганыч», – диде… Мин исә: «Туемда сез иң матуры булып утырырсыз әле», – дип шаярттым… Тик бу сүзләр чынга ашмады. Сез бер-бер артлы китеп бардыгыз. Тормыш шулай инде… Мин сезне бик яратам һәм сагыначакмын. Мин сезгә барысы өчен дә рәхмәтле. Картәтием белән бергә балачагым да китте сыман», – дип яза Айгизә.
Гүзәл Галимова да якын кешесе турында җылы сүзләр язган: "Мин беләм. Сез хәзер күкләрдә очрашкансыздыр. Янә бергә һәм янә бәхетледер… Картәтиебез үзенең яраткан Бибинуры янына китте… 4 апрель көнне картәни вафат булган иде. Бер елдан, 6 июнь көнне картәтиебезне җирләдек. Яратабыз, исебездә булырсыз", – дигән ул.