+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Китап бәйрәме укучыларны җыйды

Башкалада халыкара ярминкә барган көннәрдә Балтач районында да аның кысаларында чаралар үттеКитап бәйрәме чикләрендә үзәк район китапханәсендә балалар өчен осталык дәресләре, интеллектуаль уеннар үтте.

Китап бәйрәме укучыларны җыйдыКитап бәйрәме укучыларны җыйды
Китап бәйрәме укучыларны җыйды
Чарага Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең көндезге лагерена йөргән укучылар килде. Район мәдәният сарае фойесында үсмерләрне үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчеләре якты йөз белән каршы алды. Штәнде авылы китапханәчесе Әлфия Галәветдинова синтетик материалдан йомшак уенчыклар эшли. Материалны, махсус энәләрне маркетплейслардан сатып ала кул эшләре остасы. Синтетик материалны энә ярдәмендә төрткәләп кирәкле формага кертә. Күз, борын, авыз-колаклар урнаштыра. Әлфия төлке, кабартма, гномнар, куяннар эшләгән. Укучылар бик теләп йомшак уенчыклар эшләү серләрен үзләштерде. Курач авылы китапханәчесе Татьяна Маракова һәм Динария Мухина (Югары Янактай) янында да кыз һәм малайлар кызыклы шөгыль серләрен үзләштерде. Төсле кәгазьдән матур итеп күбәләкләр эшләделәр.

Көндәшле, Иске Янбай китапханәчеләре Эльза Зиннурова, Ләйсән Гафурова калфак, изү эшләү кебек катлаулы да, кызыклы да шөгыльне үз иткән. Тыйнак кызлар калфакның – татар кызларының бизәнү әйбере, ә бизәкле изүнең башкорт кызларының милли киеменең бер матур элементы икәнен искә төшерделәр.
Түбән Сикияз авыл китапханәчесе Дилара Галиева сувенир китаплар эшләргә өйрәтте. Сәйтәк авылы китапханәчесе Рәзилә Габделхакова уңыш талисманнары, балавыздан шәм эшләү серләренә төшендерде.

Үзәк район китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Гайфуллина ламинат ярдәмендә төрле чәчәкләрне катырып китапка закладкалар эшләргә өйрәтте.

Чараның икенче өлешендә укучылар “Русия халыкларының бердәмлеге мозаикасы” дигән темага интеллектуаль уенда катнаштылар. Аны балалар китапханәсе хезмәткәре Рәмзия Абрарова оештырды. Дүрт командага бүленеп, көч сынашты үсмерләр. Викторина сораулары кызыклы да, тәү карашка катлаулы да кебек иде. Русиянең гербы, флагы, гимны, милли киемнәргә, халыклар дуслыгына кагылышлы сораулар өстендә уйланды кыз һәм малайлар. Жюри җавапларны баллар ярдәмендә бәһалап барды һәм нәтиҗәләр чыгарды. Барлык катнашучылар рәхмәт хатлары алды һәм җиңүчеләргә Диплом тапшырылды.

Азактан Тушкыр авылы заманча китапханәсе мөдире Венера Хәмәтнурова күңел ачу программасы тәкъдим итте. Балалар Русиядә яшәгән халыкларның уеннарын уйнап, көч сынашып таралышты.

– Китап бәйрәме китапны халык арасында, бигрәк тә балалар арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. Үсмерләрне уеннар ярдәмендә китап укуга, әдәбиятка җәлеп итү чарасы дип кабул итәм моны. Кыз һәм малайлар, телефоннарын читкә куеп, биредә бер-берсе белән аралаша, сөйләшә, – ди үзәк район китапханәсе директоры Әлфидә Муллагалиева.

Ә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучылары үзләрен чарага чакыруга чиксез шат. Тәрбияче Наҗия Аллаярова фикерләре белән дә уртаклашты:
– Мондый чакыруларны сөенеп кабул итәбез. Балаларны төрле яклап үстерүдә мондый фәһемле чараларның әһәмияте зур. Алар күзәтергә өйрәнә, игътибарлары арта, вакытларын файдалы үткәрә, фәһемле яңалык үзләштерә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас