

Еллар йомгагын сүтә-сүтә, гомер арканын ишкәндә яшьлек бакчасына ничек инде күз салмыйсың?! Шау-шулы, иң күңелле чаклар — студент еллары күз алдыннан уза. Инде аңа да 47 ел чамасы гомер үткән. Ә күңелдә онытылмаслык матур хатирәләр саклана. Кемдер үзеннән соң бу дөньяда якты эз калдырган, кемдер тормыш күгендә йолдыз булып атылган.
Шулай, гәзит-журналлар караштырып утырганда “Таң җиле” исемле шигырь күңелемне арбап алды:
Исемеңне әйттем акрын гына,
Таң җилләре мине тыңлады.
Күңелем сиңа таң җиле аша
Ераклардан сәлам юллады...
Баксаң, бу шигырьне кайчандыр Башкорт дәүләт университетында бергә белем кыяларына үрләгән Рәзинә Мөхиярова язган икән. Әйтерсең, бу шигырь юллары аша ул миңа да сәлам юллаган. Бераздан мин аның белән элемтәгә кердем, аның иҗат, тормыш юлы белән кызыксындым. Хәер, без аның белән бер чорда студент шулпасын чөмердек, татар-урыс бүлегендә укыдык. Бик тырыш, максатчан, үрнәкле студент булып истә калган. Ә менә шигырь язганын, безнең кебек редакцияләргә, радио-телевидениегә чабып йөргәнен шәйләмәдем. Кайберәүләр кебек, ул да шигырьләрне үзе өчен генә язган булган икән. Тыйнаклар, талантлылар шундый буладыр инде.
Кай тарафлардан икән сабакташымның чишмә башы? Шагыйрә, галимә булып танылган Рәзинә Хәйбрахман кызы Чакмагыш районының Аблай авылында 1956 елның ямьле май аенда тугыз балалы гаиләдә дөньяга аваз салган. Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974-79 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. 1979-82 елларда Дүртөйле районының Чишмә сигезьеллык мәктәбендә укыта. Соңрак язмыш сукмаклары аны данлыклы Чаллы шәһәре белән бәйли. Рәзинә Мөхиярова болайрак хәтерли: “Ул чакта биредә бер татар мәктәбе бар иде. Ә калганнарында татар теле өстәмә дәрес кенә итеп укытылды. Шактый вакыт эзли торгач, 42нче мәктәпкә укытучы булып урнаштым”.
Күпмедер вакыт үткәч, Рәзинә Мөхиярова үзен фән өлкәсендә сынап карарга була. Һәм ул Чаллы дәүләт педагогия институтында эшли башлый, читтән торып Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый. Аны уңышлы тәмамлап, күренекле тел галиме Флүрә Сафиуллина җитәкчелегендә “1980-90 елларда татар әдәби теле үсеше” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Фән үрләренә җаны-тәне белән омтылган, алдына олы максат куйган булачак галимә студентлар белән татар телендә чыгучы бөтен матбугатны күзәтә һәм 22 мең картотека туплауга ирешә. Бу үзе генә дә фидакарьлеккә тиң!
Танылган тел галиме, филология фәннәре кандидаты Рәзинә Хәйбрахман кызы 1992 елдан бирле Чаллы дәүләт педагогия институтында эшли. Доцент, профессор, институтта татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкара. Соңгы елларда ул татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара, башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү программаларын төзү һәм укыту кулланмаларын язу эшләрендә актив катнаша. Ул — гомуми белем бирү буенча 2нче һәм 8нче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларының берсе, шулай ук, гыйльми монографияләр, берничә программа, методик кулланма, фәнни-методик мәкаләләр авторы. Кайбер фәнни эшләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Министрлар кабинеты аппаратының, Чаллы шәһәре башкарма комитетының заказлары буенча да башкарыла. Болардан тыш, Рәзинә Мөхиярова Гали Акыш лицеенда, 2нче гимназиядә дәресләр алып бара, татар мәктәпләрендә практикага кадәрге факультативны җитәкли. Бик күп җәмәгать эшләрендә кайнарга туры килә аңа. Сәхнәләргә менеп тә, аудиторияләрдә дә кинәнеп, ихлас күңелдән Тукай, Такташ шигырьләрен яттан сөйли. Җыелган халык, бигрәк тә студентлар аны берчә йотлыгып, берчә уйчан, берчә сабыр гына тыңлый да тыңлый. Моңсу тынлык пәрдәсен ертып, бер студент кыз: “Апа, Сез, мөгаен, үзегез дә шигырьләр язасыздыр әле”, — дип сорарга батырчылык итә. Галимәгә берничә шигъри күчтәнәчен “авыз иттерергә” туры килә.
1997 елда “КамАЗ” нәшриятында “Сиңа булсын җырым” дип аталган кечкенә китабы басылып чыга. Ә соңрак бер-бер артлы “Шәмдәлләрдә утлар”, “Учларымда утлы күмер”, “Алиһә”, “Тыңла, мине” китаплары дөнья күрә. 2003 елда ул Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
Кулыма килеп кергән китапларның берсе — “Нәрсә булды миңа?” Аңа кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев язган. Анда мондый юллар бар: “Шигъри җаннарны да махсус үстермиләр, җаваплы миссияне табигать үзе йөклидер”.
Шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең иҗаты хакында дистәләгән әдипләр, шул исәптән күренекле якташларыбыз, Татарстанның халык шагыйрьләре: Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ һәм башкалар йөрәктән йөрәккә барып җитәрлек, күңелне җилкендерерлек ихлас фикерләрен вакытлы матбугатта җиткерде. Мондый тыйнак, гади, егәрле якташыбыз белән горурланмаслыкмыни?!
Рәзинә Мөхияр хатын-кыз гына әйтә алган уй-хисләрне, лирик шагыйрә буларак, сүз-сурәтләре белән гади укучыга җиткерә. Әйткәндәй, аның шигырьләре – үзе бер моң чишмәсе. Аларда күңелләрне иркәләрлек наз да, җылылык та, тирән фикер дә, мөлдерәмә ихласлык та җитәрлек. Көйләр язылып, күңелгә хуш килгән җырлары да шактый. Бигрәк тә шагыйрәнең “Сабырлык бир, Ходай!”, “Хатын-кызның яшен сорамыйлар”, “Шулай яратам”, “Сине уйлап күңелем тулыр”, “Онытмассың” кебек шигырьләренә иҗат ителгән җырларны халык яратып кабул итә.
Тәҗрибә туплау, коллективта, шәһәрдә абруй казану еллар иләгендә байтак иләнгәч кенә үзен сиздерә, әлбәттә.
Әйткәндәй, институтта оештырылган “Иң яхшы галим” конкурсларында призлы урыннарны яулавы, “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен” билгесе, “Казанның 1000 еллыгы” медале, дәрәҗәле Мактау грамоталары белән бүләкләнү — болар барысы да тынгысыз хезмәт җимеше. Әйткәндәй, тормыш иптәше, сабакташым Рәиф Закиров та галим кеше. Ул да Чаллы педагогия институтында укыта. Уллары Раил — эшкуар, кызлары Айназ югары белемгә ия, тормышта үз урынын тапкан. Фән сукмакларын яктыртып, күңелләргә гыйлем нурлары чәчкән, шигърият күген балкыткан замандашым Рәзинә Хәйбраман кызы Мөхиярованың уңышларына ничек инде сокланмыйсың?!
Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.