Хәзер ул хастаханәдә, дип хәбәр итә «Интертат».
- Бу узган атнада булды. Белоретка чыгыш ясарга килгәч, аның хәле начарланды. Миңа танышларым шалтыратты һәм баш табибка чыгарга сорадылар, бераз ярдәм итәргә туры килде. Кичә шалтыраттым һәм аның хәлен белдем. Хәзер Ирек аңында, хәле яхшы. Аны вертолет белән Белореттан Уфага күчерделәр, Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Әле күптән түгел генә йөгереп йөри иде, хәзер шундый хәл булды. Ул ел саен сольный концертлар куйды, корпоративларда һәм чараларда чыгыш ясады. Аны еш кына гомум концертларда да күрделәр. Исән-сау гына булсын иде, - ди продюсер Илгиз Әбдрәкыйпов.
Тамашачыга Ирек «Саллар ага», «Гомерләр үтә икән ул», «Беренче мәхәббәт», «Ишкәкче җыры», «Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым» җырлары белән таныш. Шулай ук ул «МОҢ» студиясенең генеральный продюсеры булып эшләде, бу вазыйфада аның уңышлы проектларының берсе — җырчы Элвин Грей.