Ул ак атка атланган принцны көтми.
«Булачак ирем мине яратырга, хөрмәт итәргә, игътибарын кызганмаска, бүләкләр бирергә, мине ничек бар шулай һәм балаларым белән кабул итәргә тиеш», – дигән җырчы.
Шулай ук Ләйлә Галиева янәшәсендәге парының аңа бүләкләрне атна саен биреп торуын, көнләшмичә генә, сәхнә эшен аңлап кабул итүен дә тели.
Ләйлә булачак иренең үзеннән 9-10 яшькә яшьрәк булуын тели. Монысы инде тугыз ярдәмчем бар дигәнгә охшап китте. Бик ышанасы килми.
Җырчы элекке ире Рөстәм Галиев белән моннан берничә ел элек аерылышты.