+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Балалар фольклориадасында Марина Девятова чыгыш ясаячак

24 июньдә Совет мәйданында узачак Бөтенрусия балалар фольклориадасын ачу тантанасында Русиянең атказанган артисты Марина Девятова чыгыш ясаячак.

Балалар фольклориадасында Марина Девятова чыгыш ясаячакБалалар фольклориадасында Марина Девятова чыгыш ясаячак
Балалар фольклориадасында Марина Девятова чыгыш ясаячак


Марина Девятова - классик музыка белеме иясе, Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаган, халык җырларын һәм романсларын башкаручы. Моннан тыш, Марина - дөнья илләрендә урыс мәдәнияте илчесе, күпсанлы халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, шул исәптән «Славян базары» һәм «Халык артисты» лауреаты.
Марина Девятова - чын халык мәдәнияте вәкиле. Җырчы, үзе ышанганча, нәкъ менә халык иҗат иткән җырларда кешеләр борын-борыннан үз фикерләрен, карашларын, гореф-гадәтләрен белдергәннәр, мөһим тарихи вакыйгаларны, тормыш һәм әхлак нигезләрен тасвирлаганнар.
Аның өчен җыр - ул иҗат кына түгел, ә күбрәк хис-кичерешләрне, традицияләрне, фикерләрне, карашларны белдерү ысулы. Сәхнәгә чыккан саен ул гадәти кичне мәхәббәт, ачык төсләр һәм игелек белән тулы бәйрәмгә әйләндерә.

Балалар фольклориадасын ачу тантанасы 18.00 сәгатьтә башлана.

Бу илнең төп фольклор вакыйгасының куәтле һәм матур башы булачак. Килегез! Күрми калмагыз!

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас