Аның беренче баласы туган.
«Без әти-әни булдык. Төкле аягың белән бу дөньяга, балам», – дип язган җырчы. Айдар сабыйның кызмы, малаймы икәнлеген сер итеп калдырган.
Дуслары Айдарның шатлыгын уртаклаша. Алар сабыйның сау-сәламәт, игелекле, тәүфыйклы бала булып үсүен тели.