Ул Марат Яруллин белән аерылышканнан соң тормышы җайланып китүе, сәламәтлеге белән бәйле проблемалары кимүе хакында сөйләгән.
«Мин тынычландым, дуслар, Аллаһыма мең шөкер. Паник һөҗүмнәрем бетте. Инде ярты ел алар юк. Моңа кадәр, бик еш була иде… Организм барысын да сизгән», – дип язган ул, «подписчик»ларының сорауларына җавап биреп.
Ильмира паник һөҗүмнәрдән интегүе хакында үзенең сәхифәсендә сөйләгән иде. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул үзен кулга ала алмыйча елый торган булган. Аңын җуйган вакытлары да була. Ильмира Нәгыймова бу халәттән арынырга табиблар да, антидепрессантлар да ярдәм итмәве хакында әйткән иде, дип яза "Интертат".