

Һәр фестиваль түбәндәге зоналарда узачак:
- интерактив зоналар, анда халык иҗатының төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар узачак;
- декоратив-гамәли сәнгать буенча практик дәресләр;
- Русия һәм Башкортстан халыкларының милли уеннары; флешмоблар;
- күргәзмә.
Кайда үтәчәк?
1. «Волна» мәдәният һәм ял паркы;
2. «Дим» мәдәният һәм ял паркы;
3. «Первомайский» мәдәният һәм ял паркы;
4. Якутов исемендәге парк.
Русия Федерациясе төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары катнашындагы фестиваль программалары 11.00 сәгатьтә башлана һәм 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Совет мәйданында III Бөтенрусия балалар Фольклориадасында катнашучылар концерты була.