+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Телефон да, документ та калган"

Җәвит Шакиров 3 чиләк каен җиләге җыйган.

"Телефон да, документ та калган""Телефон да, документ та калган"
"Телефон да, документ та калган"
Ләкин җиләккә бару юлы шактый маҗаралы булып чыккан. Бу хакта Җәвит Шакиров үзенең сәхифәсендә сөйли.

«Дуслар, кеше «җиләк бетә, җиләксез каласың» дигәч, бүген иртәнге дүрттә торып җиләккә бардым, маҗараларга очрап. Йокы аралаш телефон өйдә, документлар чалбар кесәсендә калган. Иске чалбарны киеп чыгып киткәнмен. Ярты юлда ГАИ туктатты. Ярый, танып җибәрде инде. «Җәвит абый, нишләп йөрисең документларсыз?» – ди. Җиләккә барам дигәнемә ышанмыйлар. Мин бит җиләкне ел саен, традиция бозмыйча, үзем барып, үз кулларым белән җыеп алып кайтам», – ди артист.

Җәвит Шакиров чиләк-чиләк җәй нигъмәтләрен да күрсәткән. «Хәзер ял итеп, сезгә шушы видеоны төшерәм. Ай, малай, телефонны сагынганмын», – ди ул.

Артистның язылучылары моның кадәр җиләк күреп шаккаткан, дип яза "Интертат". Бөтенесе җиләкнең урынын сорый, «маладис» дип мактый үзен. Дөрес, моның кадәр җиләкне берүзең җыю мөмкин түгел, дигән фикердәгеләр дә бар. Алар: «Минем үз гомеремдә дә моның кадәр каен җиләге җыйганым юк», «Берүзегез генә җыймагансыз», «Юлда сатучылардан алгансың», – дип язып калдырганнар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас