+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Балалар фольклориадасында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак

III Бөтенрусия балалар фольклориадасын үткәрү кысаларында 25 июньдә «Торатау» Конгресс-холлында "Фольклор һәм балалар. Традицияләр аша бердәмлеккә" Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Балалар фольклориадасында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачакБалалар фольклориадасында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак
Балалар фольклориадасында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак


Конференция эшендә традицион мәдәниятне өйрәнүче белгечләр, шул исәптән фольклорчылар, этнографлар, социологлар, культурологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре, шулай ук иҗат коллективлары җитәкчеләре, спортның милли төрләре буенча белгечләр һәм мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге экспертлар катнашачак.

Конференциядә балалар фольклорына да, Русия халыкларының традицион мәдәниятенең бүгенге торышына да кагылышлы мәсьәләләрнең киң даирәсе турында фикер алышачаклар.

Эш барышында түбәндәге мәсьәләләрне каралачак: тәрбия системасында халык уенының роле, балалар фольклорын актуальләштерүгә заманча алымнар, фольклор текстының күпкомпонентлылыгы: вербаль, музыкаль, хәрәкәт һәм визуаль элементлар, балалар фольклор коллективлары эшчәнлегенең теоретик һәм практик нигезләре һ.б. Чара сәгать 10.00дәабашлана.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас