+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Уфамы, Казанмы?

Ришат Төхвәтуллинга урамда берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Уфамы, Казанмы?Уфамы, Казанмы?
Уфамы, Казанмы?
Аларга уйлап та тормыйча тиз генә җавап бирергә кирәк иде. Әмма җырчы барлык сорауларга да җавап бирә алмады, чөнки алар арасында бик четереклеләре дә бар иде.

Иң яхшы башкорт ризыгын атагыз дигәч, җырчы икеләнмичә бишбармакны сайлады.

Туган телендәге иң матур сүз дип ул  «Саумысыз» сүзен таныды.

Туган авылы Карамалы-Гобәй аның өчен дөньяда иң яхшы урын булып кала.

Аннары артистка ике ризыктан: чәкчәк яки бавырсактан сайларга тәкъдим иттеләр. Бу сорауга ул: "аерма бармыни?" дип кенә куйды.

Эчемлекләр-әйрән белән кымыз арасында сайлау ясарга кирәк булганда Ришат көлеп җибәрде.

Ә "Казанмы әллә Уфамы?" дигән сорауга ул бөтенләй җавап бирүдән баш тартты, ул аны "некорректный" сорау дип тапты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас