

Бу тавышларны үз чыгышларында барабаннар һәм мөгезләр белән бергә Ненец автономияле округының «Ханийко» («Птенцы») балалар коллективы чыгара (җитәкчесе – Светлана Вокуева). Аларның уникаль тембрында - чиксез тундра тылсымы.
Яшь талантлар җырлап һәм биеп кенә калмыйлар, үз халкының гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм тапшыралар. «Ханийко» репертуарында – традицион ненец җырлары һәм биюләре, әкият мотивлары буенча этно-рәсемнәр һәм хәтта милли уеннар белән интерактив программалар.
Фото: Юлия Холодова