+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Республикабыз мәдәниятендә сөенечле вакыйга!

Ике театрыбыз “Алтын битлек” яулаган! Иң югары тетар премиясенә “Тау” спектакле белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм “Яшь табиб язмалары” спектакле белән Башкорт дәүләт курчак театры лаек булган.

Республикабыз мәдәниятендә сөенечле вакыйга!Республикабыз мәдәниятендә сөенечле вакыйга!
Республикабыз мәдәниятендә сөенечле вакыйга!

 

Шулай ук премиянең лонг-листына “Яратам, дип әйтеп өлгермәдем” спектакле белән М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры да кергән.
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә матур пост урнаштырган.

“Башкортстанның театр җәмәгатьчелеген һәм республиканың барлык халкын мәдәниятебезнең чираттагы триумфы белән котлыйм!” – дип язган ул һәм үткән ел да республиканың җиде “Алтын битлек” яулавын искә төшергән. Республика җитәкчесе Башкортстан театрлары коллективларына профессиональлекләре һәм сәнгатькә тугрылыклары өчен рәхмәт белдергән.

Без, “Кызыл таң”чылар да, яраткан театрларыбызны чын күңелдән матур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас