- Ике ел рәттән республикабызның сәнгать әсәрләре театр аренасында балкып тора. Узган ел без җиде «Битлек» алдык. Бу безнең иҗат коллективларының югары дәрәҗәдәге эш күрсәткече, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Хәбәр итүебезчә, ике театрыбыз “Алтын битлек” яулады. Иң югары тетар премиясенә “Тау” спектакле белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм “Яшь табиб язмалары” спектакле белән Башкорт дәүләт курчак театры лаек булды.
Башкорт курчак театры актеры Александр Верхоземскийга - "Башкортостанның халык артисты", "Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" мактаулы исеме Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җаббаровка бирелде.
"Башкортстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме Уфа "Нур" татар театры актерлары Илгизә Муллабаева һәм Айдар Хөснетдиновка бирелде.
Радий Хәбиров шулай ук Башкортстан курчак театрының рәссам-куючысы Әнисә Туманшинага һәм артист Виталий Щербаковка Башкортстан Республикасының Мактау грамоталарын тапшырды.
Ә театр коллективлары Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Башкортстан курчак театры директоры Альберт Имаметдинов республиканың театр җәмәгатьчелегеннән төбәк Башлыгына иҗади проектларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.