+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Фольклориадада - "Зарифа"!

87 ел элек иҗат ителгән легендар биюне III Бөтенрусия балалар фольклориадасы тамашачылары өчен Уфадан Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле башкарачак.

Фольклориадада - "Зарифа"!Фольклориадада - "Зарифа"!
Фольклориадада - "Зарифа"!


«Зарифа» биюе — җәйге кичтә башкорт яшьләренең биюе. Башкорт фольклоры белән үрелгән яшьлекнең сафлыгы, дәрте, энергиясе биюнең асылын чагылдыра.

Беренче тапкыр бу биюне сәхнәдә 1939 елның 20 мартында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан башкаралар.
Башкорт ансамбле артистлары Фольклориаданы ябу тантанасында 26 июнь көнне 18.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Совет мәйданында очрашабыз!

Фото: Эдуард Дильмухаметов


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас