Программада - 10 тарихи картинадан торган экспозиция, «СВО сугышчысына хат» һәм «Солдат язмышы» акцияләре, шулай ук музей фондларыннан экспонатлар күргәзмәсе.
"Безнең бурыч - Русияне саклаучыларның батырлыклары турында истәлекне саклап калу һәм бүген үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә ярдәм итү. Патриотлык безнең өчен лозунг түгел, ә йөрәк һәм акылның көндәлек эше. Безнең мәйданчыкта һәркем ил тарихына катнашын тоя һәм шәхсән СВО сугышчыларына хат язып рәхмәт әйтә алачак. Юлламаларның барысын да сугышчыларга алгы сызыкка тапшырачакбыз", - дип билгеләп үтте республика Сугышчан Дан музее директоры Илшат Үтәев.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү Сабантуе 4 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак. Чараны оештыручылар: Мәскәү, Башкортстан, Татарстан хөкүмәтләре һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе.
Фото: Башинформ